Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фото: Кукмарада Бал спасы узды

Быел бәйрәм Комсомольск мәйданында оештырылды

Бүген бал яратучылар Кукмарага "Бал спасы"на җыелды. Ул районда дүртенче тапкыр үткәрелә. Бәйрәм Комсомольск мәйданында оештырылды.

Әйтерсең лә, бөтен әйләнә-тирә бал исенә күмелде. Умартачылык продуктлары, кул эшләреннән күргәзмә, район үзешчәннәренең концерты - барысын да күрергә була иде биредә.
 
- Бәйрәм матур кичерешләр генә калдырды. Балаларга һәм дәвалану өчен корт продукциясе сатып алдым, - диде Надежда Родыгина. - Мин чыгышым белән Кукмарадан, әмма бүгенге көндә Коми республикасында гомер итәм. Менә туган якларга кунакка кайттым. Кырык биш ел хезмәт стажым бар, бүгенге көндә лаеклы ялда.
 
Кукмаралылар бигрәк тә чәчәк һәм юкә балын яратып алды.
 
Ярминкәдә бер литрлы чәчәк балы 350-400 сум, ә юкәнеке 450-500 сум иде.
 

фото: Алсу Гатауллина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk