Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фото: Кукмара районы башлыгы сугыш ветераннарын Бөек Җиңүнең 74 еллыгы белән котлады

Бүгенге көндә районда 18 сугыш ветераны яши


Ел саен Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан күркәм традиция буенча район җитәкчелеге, районыбызда яшәүче сугыш ветераннары яннарына барып, аларга Җиңү яулаган өчен рәхмәт белдерә һәм исәнлек-саулык тели. Районыбызда 18 сугыш ветераны яши. 

Район башлыгы Сергей Димитриев, район хәрби комиссары Равил Гафиев, социаль яклау бүлеге Светлана Җамалиева, район ветераннар Советы рәисе Валентин Иванов Бөек Ватан сугышы ветераннарын тәбрикләделәр һәм аларга котлау хатлары, бәйрәм пакетлары тапшырдылар. 

Елдагыча мондый игътибар ветераннар өчен бик мөһим, кайгыртучанлык һәм ихтирам бу көннәрдә бигрәк тә бәяләнә. Ветераннар үз чиратларында район җитәкчелегенә даими ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерделәр.

фото: Алсу Гатауллина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk