Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ел әйләнәсе эштә

Эшче кулларга кытлык кичергән авыл хуҗалыгында хәзер бер үк кешенең берничә техника иярләве, төрле тармакларда эшләве сирәк күренеш түгел. Язын тракторга утырып, җир эшкәрткән, чәчкән, игеннәрне тәрбияләп үстергән, аннан комбайнга утырып, ашлыкны урып-җыюда катнашкан, кышкы айларда фермада яки машина-трактор паркында хезмәт куйган мондый кадрлар күмәк хуҗалыкларның төп терәге булып санала.

"Дружба" агрофирмасында да бар андыйлар. Кенәбаш авылында яшәүче Кавый Сафинның кулларына да дистәләгән эш. Кирәк икән, МТЗ-1221 тракторына утырып, кыр эшләрендә катнаша. Август аенда ЕС-1 комбайны белән игеннәрне теземнәргә салган. Кырда эш төгәлләнгәч, машина-трактор паркында техниканы саклауга кую, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау башлана. Монда да ул алыштыргысыз хезмәткәр, чөнки тимерчелек эше дә аңа билгесез һөнәр түгел.
-Җаваплы, тырыш, кулы эшкә ята -нәрсәгә тотынса да, җиренә җиткереп башкара, - диләр аның турында агрофирмада.
Кавыйны без паркта тимерчелек цехында очраттык. Тырмаларны төзекләндерүгә керешкәннәр.
-25 ел авыл хуҗалыгында эшлим. Җиңел түгел, техника иярләүнең, икмәк үстерүнең кайчан җиңел булганы бар? Чәчү, урып-җыю өстендә вакыт белән дә хисаплашып тормыйсың, өйдәге мәшәкатьләр үз чиратын көтеп тора, - ди ул.
Тормыш иптәше Халидә инде озак еллар фермада эшли икән. Хезмәт хакына гына тормыш алып барып булмый, шуңа үз хуҗалыкларында күпләп мал асрыйлар. Ел әйләнәсе авыр хезмәт башкаралар дигән сүз. Авыл кешесе моңа күнеккән инде. Зарланмыйлар, булганына шөкер итеп яши беләләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X