23 октябрь 2012 яңалыклары
-
Кемгә ачыйм күңелемне
"Кемгә ачыйм күңелемне?" рубрикасы кысаларында үткәрелгән турыдан-туры элемтә вакытында бу юлы күбрәк өлкән яшьтәгеләр шалтыратты. Аралашу вакытының Өлкәннәр көне уңаеннан булган ункөнлек чорына туры килүе дә моңа сәбәп булгандыр. Шуңа күрә иң беренче сораулар да әлеге декадага кагылышлы иде.
-
Ел әйләнәсе эштә
Эшче кулларга кытлык кичергән авыл хуҗалыгында хәзер бер үк кешенең берничә техника иярләве, төрле тармакларда эшләве сирәк күренеш түгел. Язын тракторга утырып, җир эшкәрткән, чәчкән, игеннәрне тәрбияләп үстергән, аннан комбайнга утырып, ашлыкны урып-җыюда катнашкан, кышкы айларда фермада яки машина-трактор паркында хезмәт куйган мондый кадрлар күмәк хуҗалыкларның төп терәге булып санала.