Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәйрәм табыны кукмаралыларга ничә сумга төшәчәк?

Иң мөһиме – бәйрәм алды ыгы-зыгысында бернәрсәне дә онытмаска кирәк.

Яңа елга кадәр унике көн калып бара, бар җирдә дә бәйрәм рухы сизелә. Витриналар, биналарның алгы яклары төрле төстәге гирляндалар белән бизәлгән. Шәһәребез бигрәк тә кичләрен, утлар кабынганда матур. Кибетләрдә, сәүдә нокталарында, базарда инде ясалма чыршылар, чыршы бизәү өчен уенчыклар сатыла. Күпләр инде Яңа ел табынына ашамлыклар, шулай ук бүләкләр сатып ала башладылар. Иң мөһиме – бәйрәм алды ыгы-зыгысында бернәрсәне дә онытмаска кирәк.

- Мин бәйрәм көнендә кибетләрдә йөрергә яратмыйм. Бөтен җирдә этеш-төртеш, чират, халык каядыр ашыга, ыгы-зыгыдан баш әйләнә. Бар кирәк-яракны алдан ук алып куярга була, кибеткә сатып аласы әйберләрнең исемлеге белән барсаң яхшырак. Ул уйланылмаган чыгымнардан коткара. Менә быел да искәрмә ясамадым һәм азык-төлек алып куям, - ди 38 яшьлек кукмаралы Алсу Гарипова. – Яңа ел табыны өчен гадәтләнгән меню: оливье салаты, пилмән, “тун” астындагы балык һәм чәй янына торт. Анысын әнием пешерәчәк.

Без, кибетләрдә йөреп, кукмаралыларның бәйрәм табыны нинди бәягә төшәчәген исәпләргә булдык.

Бер ашамлыклар кибете сатучысы әйтүенчә, күпчелек кеше азык-төлекне инде декабрь башыннан ук сатып алырга тотынган. Гадәттә тиз бозылмый торганнарын: газлы баллы эчемлекләр, чәй, кипкән җиләк-җимешләр, майонез, соусларны алалар икән. Кайберәүләр Яңа ел бәйрәменнән соң бәяләрнең артуыннан курка һәм күбрәк итеп запас булдыра. Макарон эшләнмәләре, шикәр комы, консерваларга сорау зур.
Шунысы сөенечле, кибетләрдә җаның ни тели, шул бар: консервалар, җиләк-җимеш, яшелчәләр. Яңа ел салатларының күбесе консервланган яшел борчак, кукуруз һәм майонездан башка ясалмый. 450 граммлы банкадагы кукурузның бәясе - уртача  45 сум, яшел борчакның шундый ук бер банкасы 40 сум тора, 220 граммлы майонезны 22 сумга алырга мөмкин. Зур супермаркетларда азык-төлекне ташлама яки акция (мәсәлән, “Бер әйбер бәясенә икене”) буенча арзанракка алырга була. Күпчелек салатларның төп өлеше – казылык. Аның ниндие генә юк: пешерелгән, “Докторская”, ысланган, майлы һәм майсыз, ветчина, бекон – барысын да санап бетерерлек түгел. Бәяләре дә төрле, барысы да җитештерүчегә һәм казылыкның составына бәйле. Составы ит һәм тәмләткечләрдән генә торганының бәясе “тешли”. Мәсәлән, шундый казылыкның бер таягы – 250 сум чамасы.

- Казылыклар, сарделькаларны сирәк алам, салатлар ясаганда күбесенчә тавык, сыер ите кулланам. Боларның барысы - үз хуҗалыгыбызда җитештерелгән экологик чиста ризык.

Тәме гадәттәге салаттан калышмый, ә составы – табигый, - ди хуҗабикә Нурия апа. Теләгән кешеләр аның киңәшеннән файдалана ала.
Яңа ел табынында популяр ризык – “тун” астындагы балык. Тозлы балыкны килограммын 180 сумга алырга мөмкин. Әмма күпчелек хуҗабикәләр, балыкны чистартып мәшәкатьләнергә теләмичә, әзерне – чистартылган һәм туралганны сайлыйлар. Мондый филеның килограммы – 250-280 сум, 500 граммлы пресервалар – 130 сум. Яңа өзелгән кыяр һәм помидордан ясалган салат  “түгәрәк” суммага төшәчәк. Мәсәлән, помидорның килограммы 160-170 сум булса, кыяр – 100 сум. Хәер, бәйрәм табыны яңа гына киселгән яшелчәләрдән башка булмыйдыр да.

Табында төп ризык – пилмән, әлбәттә.  Хәтерлим, мин мәктәптә укыган чакта шушы бәйрәмгә пилмәннәр бөгү традициясе бар иде. Бу эштә барысы да катнашты: кечесе дә, олысы да. Кемдер итне иттарткычтан чыгара, кемдер камыр баса. Әлбәттә, “бәхет” пилмәне ясала иде. Пилмәннәрне күп итеп ясап, туңдыргычка катырырга куя яки балконга чыгара идек. Хәзер исә кибетләрдә аны, иң  арзанын - 400 граммлы кабы 40 сумнан башлап, килограммы 250 сум торганына кадәр алырга мөмкин.

Бәйрәм өстәлендә шулай ук традицион ризык – тиресе кызарып, кетердәп торганчы  духовкада бәрәңге яки дөге белән пешерелгән тавык  яки үрдәк. Үрдәк түшкәсенең килограммы – 300-350 сум тирәсе, тавыкныкы – 124 сумнан башлап.

Мандарин һәм әфлисунсыз нинди бәйрәм булсын? Илебездә күптән урнашкан йола буенча мандариннар һәм чыршы – Яңа елның төп иярченнәре. Хәзер бу кызгылт-сары җимешне теләсә кайсы кибеттән алырга була. Сайлап алу мөмкинлеге бәяләр кебек үк зур: Марокко, Абхазия, Төркия, Грузиядән кайтарылганнары бар, эреләре – төшле, ботаклысы – вак. Марокко мандаринының килограммы – 90 сум тирәсе, Төркиянеке арзанрак - 70.

- Мандариннарны алганнан соң, целлофан пакеттан бушатырга һәм янәшә итеп тезеп, суыткычта тотарга кирәк. Шул чагында алар озаграк     сакланачак, - ди сатучы.

Бәяләр:

  • пешкән казылыкның бер таягы – 110 сумнан башлап,
  • әфлисун (килограммы) – 70 сумнан башлап,
  • алма (килограммы)  - 65 сумнан башлап,
  • “Российский” сыры (100 граммы) –  40 сум,
  • шоколад конфетлар (100 граммы) – 17 сумнан башлап,
  • Яңа ел бүләкләре җыелмасы – 100 сумнан башлап.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk