Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бөтенроссия инвалидлар декадасы кысаларында Кукмарада төрле чаралар үткәрелә

Сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр белән очрашу, чәй табыны, “Йөрәктән йөрәккә” дигән бәйрәм концерты оештырылды.

Бөтенроссия инвалидлар декадасы кысаларында районда төрле чаралар үткәрелә. 3 декабрь көнне сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр белән очрашу, чәй табыны, “Йөрәктән йөрәккә” дигән бәйрәм концерты оештырылды.

Район инвалидлар җәмгыяте рәисе Равил Нигъмәтҗанов сүзләренә караганда, безнең районда 30 башлангыч оешмада 5722 инвалид исәптә тора. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм ветераннар белән эшләүгә “Шәфкать” тернәкләндерү, “Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү, халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре һәм башка оешмалар зур өлеш кертә. Районда шулай ук “Уңайлы мохит” программасы да эшләп килә.

Шунысы куанычлы, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында авырлыкларга бирешмәүчеләр саны артканнан-арта. Алар актив тормыш алып баралар, “Аргамак” командасы составында республика чемпионатларында да уңышлы чыгыш ясыйлар, авыл районнары арасында призлы урыннар алалар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: аргамаклылар табигать кочагында ялны да яхшы оештыралар. “Авыл туризмы – Эко Кукмара” проекты да нәкъ менә алар ярдәмендә әзерләнгән иде.

фото: Алсу Гтауллина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk