Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Белгечләр Кукмара волонтерларын цифрлы телевидениегә тоташтырырга өйрәтә

Укыту теоретик һәм гамәли өлешләрдән тора, ахырда волонтерларга алган белемнәрен мөстәкыйль рәвештә гамәлдә кулланып карарга кирәк була

Кукмара районы волонтерлары цифрлы  телевидениене урнаштыру һәм көйләү буенча өйрәнү курслары үтәләр. Мондый курсларда 76 кеше катнашачак. Укыту теоретик  һәм гамәли өлешләрдән тора, ахырда волонтерларга алган белемнәрен мөстәкыйль рәвештә гамәлдә кулланып карарга кирәк була.

Курсларны безнең районда Шәмәрдән телевизион үзәк белгечләре алып бара. Алар волонтерларны санлы тапшыруга күчүнең үзенчәлекләре белән таныштыралар, шулай ук цифрлы приставкаларны  ничек дөрес итеп урнаштыруны күрсәтәләр.

- Цифрлы телевидениегә күчү белән халык 20 каналны бушлай, югары сыйфатта карый алачак. Беренче мультиплекска “Беренче канал”, “Россия1”, “Россия 24”, “Матч ТВ”, НТВ, “5 канал”, “Культура”, “Карусель”, ОТР, “ТВ Центр” каналлары керә. Икенчесендә - СТС, “Домашний”, “Рен ТВ”, “Пятница”, “Спас”, “Звезда”, “Мир”, ТНТ, “Муз ТВ”.
 Бүгенге көндә барлык яңа телевизорлар аналоглы һәм санлы сигналларны кабул итә ала. Цифрлы телевидениене кабул итү өчен иске телевизорларга цифрлы приставка кирәк булачак. Тоташтыру өчен берничә минут җитә, - дип сөйләде Шәмәрдән телевизион үзәк җитәкчесе урынбасары Юрий Иванов.

Белгечләр әйтүенә караганда, “Россия телевизион радиотапшыру челтәре” федераль дәүләт унитар предприятиесе тарафыннан эшләнгән укыту программасы  биш сәгатькә исәпләнгән һәм волонтерларга теоретик  һәм гамәли белем бирүне күздә тота. Курслар тәмамланганнан соң,  һәр волонтерга  махсус таныклык биреләчәк.


Исегезгә төшерәбез: 3 июньнән республика халкы 20 телевизион каналны бушлай, югары сыйфатта карый алачак.


фото: Алсу Гатауллина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk