Бөек Ватан сугышы елларында Кукмара районында 5390 бала туган
Узган ел районда үлем-китемнәр саны туучыларга караганда күбрәк булган.
Кызганычка каршы, соңгы вакытта илдә вафат булучылар саны туучыларга караганда артып китте, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Әйтик, Росстат мәгълүматлары буенча 2018 елда Россиядә 1604344 бала дөньяга килгән, ә 1828910 кеше бакыйлыкка күчкән. Шул рәвешле, халыкның кимүе 224566 кешене тәшкил итә. Бу – соңгы ун елда булган иң түбән күрсәткечләрнең берсе, ди белгечләр. Ә менә районыбызда төрле елларда демографик хәл ничегрәк булды икән? Әлеге сорауга җавап алу өчен, район ЗАГС бүлегенә мөрәҗәгать иттек.
«ЗАГС системасы үзенең хисабын 1917 елның декабреннән алып бара. Нәкъ менә шул вакытта РСФСР Халык комиссарлары советы гражданнарның никахы, балалар һәм гражданлык хәле китапларын булдыру турында декрет кабул иткән. Соңрак никахларны таркату турында да декрет барлыкка килә. Октябрь революциясенә кадәр илебездә гражданлык актларын теркәү функциясен чиркәүләр башкара. Ә инде чиркәүнең дәүләттән һәм мәктәпнең чиркәүдән аерылуы турында декрет кабул ителгәннән соң, яңа дәүләт идарәсенең ведоство структурасы формалаша башлый – гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләре барлыкка килә. Районыбызда төгәл мәгълүматлар 1921 елдан башлана. Аңарчы булган документларның, кызганыч, күбесе юк. Чөнки бик авыр вакытлар була: ачлык, җимерекләр, янгыннар... Бөек Ватан сугышы елларында, авырлыкларга карамастан, ЗАГС бүлекләре үз эшләрен тулысынча башкара. Кемнәрдер никахлаша, ә кемнәрдер аерылыша, яңа туган балаларын терки», - дип сөйли район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөлфия Латыйпова.
Тарих битләренә күз салсак, XX гасыр башында Россия бала туу буенча иң алдынгы илләрнең берсе була. Беренче Бөтендөнья һәм Гражданнар сугышы чорында, әлбәттә, ул кими. Түбәнгә төшүнең иң югары ноктасы 1934 елда була. 1935 елдан исә илдәге демографик хәл бераз яхшыра. 1937 елда районда 3265 сабый дөньяга аваз сала.
Бөек Ватан сугышы тыныч тормышка бик күп үзгәрешләр кертә. Сугыш башланыр алдыннан 2127 малай һәм кыз туган булса, 1941 елда 1085 кеше үлә. Авырлыкларга карамастан, хатын-кызлар әни булу бәхетеннән баш тартмый. 1942 елда районда 1366 бала дөньяга аваз сала, 1312 кеше вафат була. 1943тә – 706, 1944тә – 520, 1945тә – 671 бала туа. 1946 елда яңа туган сабыйлар саны 1425 була. Хрущев чорында да туучылар саны кимеми. 1959 елда районда 1983 бала туа. Шуның өчен Советлар Союзында күп балалы гаилә статусы 18 яшькә кадәрге биштән күбрәк баласы булган очракта гына бирелә. Әмма 70нче еллар башыннан туучылар саны кимү күзәтелә. Мисал өчен, 1971 елда – 1041, 1972 елда 880 бала туа. 1990 ел башыннан кими башлый. 1999 елда районда 633 бала туа, 656 кеше үлә. 2000 елдан 2010 елга кадәр тотрыклылык саклана. 2000 елда – 620, 2001дә – 630, 2002дә – 530, 2003тә – 545, 2004тә – 552, 2005тә – 520, 2006да – 526, 2007дә – 630, 2008дә – 640, 2009да – 666, 2010да 611 бала дөньяга аваз сала. Мондый үзгәреш илдәге кризис яисә дәүләт ярдәме белән түгел, ә халыкның яшь структурасы белән бәйле, дип саный экспертлар. Бүген бала тудыруга сәләтле әниләр саны зур тизлек белән кими, чөнки демографик кризис күзәтелгән 1990 елларда туган хатын-кызлар хәзер шушы яшькә җитте. 2012 елдан районда туучылар саны бик авырлык белән генә үсә. Әлеге күрсәткеч алга таба артыр дип ышанабыз.
- 2019 елда район ЗАГС бүлегендә 1462 беренчел гражданлык хәле акты теркәлгән. Шуларның 416сы - туу, 288е - гаилә кору, 109ы - аерылышу, 2се - уллыкка (кызлыкка) алу, 42се - әтилек статусы билгеләү, 17се - исем алыштыру, 588е - үлем белән бәйле. Дөньяга килгән 416 сабыйның 119ы – гаиләдә беренче, 156сы – икенче, 96сы – өченче, 30ы – дүртенче, 10сы – бишенче, 2се – алтынчы һәм 3се җиденче булып туган. 2018 ел белән чагыштырганда өйләнешүчеләр саны 285тән 288гә арткан. Өч никах чит ил вәкилләре - Япония, Казахстан һәм Үзбәкстан гражданнары белән теркәлгән.
фото: Фәнил Мәрсетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев