Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Авылда үз эшеңне ач – кыю бул!» проектының эшче төркеме Кукмарада булды

Әлеге проектның төп максатларының берсе – яшьләрне авыл җирлекләренә тарту, алар каршында ачылучы мөмкинлекләрнең төрлелеген күрсәтү.

Район һәм авыл халкына авыл территорияләрен социаль үстерү мөмкинлекләре турында мәгълүмат җиткерү өчен Аграр яшьләр берләшмәсе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә «Авылда үз эшеңне ач – кыю бул!» дигән Россия авыл яшьләре берлеге проектын тормышка ашыруга кереште.

Эшче төркем Кукмара районына килде. Яшь кукмаралылар белән очрашуда авыл яшьләренә дәүләт ярдәме чаралары, эшеңне ачу һәм авыл территорияләрен социаль яктан үстерүдә катнашу мөмкинлекләре турында сөйләделәр.

«Безнең максат дәүләт ярдәме чаралары турында мәгълүмат бирү генә түгел, ә яшьләр арасында авыл хуҗалыгы һөнәрләренең абруен да үстерү», - дип билгеләп үтте «Татарстан Республикасының Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Диләрә Шувалова. 

Исегезгә төшерәбез, «Авылда үз эшеңне ач – кыю бул!» проекты 7 ел буе уңышлы гамәлгә ашырыла торган «Мәгълүмати-консультация бригадалары» проектының дәвамы булып тора.

Фото: АлсуГатауллина/ «Хезмәт даны»


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X