Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Аш-Буҗида балалар бакчасы тәрбиячесе Рузия Фатыйхова - психолог та, дус та, фантазер да

"Сабыйларны яратмасаң, балалар бакчасында эшләп булмый", - ди ул

“Барлык һөнәрләр дә мөһим һәм, әлбәттә, бик кирәк”, - диелә балалар өчен язылган бер шигырьдә. Һәр кеше хезмәт хакы өчен генә түгел, күңеленә шатлык бирә торган һөнәрне сайларга тиеш. Аш-Буҗи авылы балалар бакчасы тәрбиячесе Рузия Фатыйхова да шушы юлны сайлавыннан канәгать. Тәрбияләнүчеләрем – минем тормышым, ди  тыйнак кына. Чыннан да, ул үзенең эше белән кайнап яши, нәниләрнең уңышларына сөенә, проблемаларына борчыла.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, нинди һөнәр сайлау мәсьәләсе тумаган. Ул бит күп балалы гаиләдә үскән: олыраклар кечкенәләрне тәрбияләргә булышкан. Моннан тыш, кыз еш кына олы абыйсының балаларын карарга алынган. Алар белән һәрчак уртак тел тапкан, сабыйлар да аны яратканнар. Кулына аттестат алуга, 17 яшьлек кыз документларын Яр Чаллы педагогика училищесына  тапшырган.

- Мин Адай авылында тудым. Миңа ике яшь булганда, гаиләбез Биектау районына күченеп киткән. Әтигә анда эш тәкъдим иткәннәр. Гаиләдә алты бала идек. Тату үстек, бер-беребезгә терәк булдык. Район җирендә яшәсәк тә, мин Казанда укыдым, - дип, яшьлеген исенә төшерә Рузия ханым. – Училищены тәмамлаганнан соң да шушы шәһәргә әйләнеп кайттым, Совет районындагы балалар бакчаларының берсенә  урнаштым. Шушы эшне сайлавыма һич үкенмәдем. Шул вакыттан бирле мин - балалар әйләнәсендә.

Бала тәрбияләү – авыр хезмәт, сабырлык һәм күңел юмартлыгы сорый, ә чит кеше баласын тәрбияләү – әле зур җаваплылык та дигән сүз. Нәниләр төрле була: көйсез, елак, чамадан тыш актив, һәркайсының үз холкы һәм гадәте. Минемчә, хәзерге балалар берничә дистә ел элек үскән  яшьтәшләреннән аерылып торалар.

- Монда  тормыш шартларының үзгәрүе зур роль уйный. Мәсәлән, элек конструкторлар, мозаикалар, кубиклар, ә хәзер – мультфильмнар, интернет челтәрендәге каналлар. Элек балалар тынычрак, сабыррак иде, олыларга хөрмәт белән карадылар, бүгенгеләр – шаян, иркә, акыл үсеше зуррак, - дип фикер йөртә Рузия Фатыйхова.

Әмма зарланмый. Еллар дәвамында ул һәр сабыйның күңеленә ачкыч табарга өйрәнгән. Әңгәмәдәшем бер генә буынны тәрбияләмәгән, аның 23 ел хезмәт стажы бар. Намуслы хезмәте өчен Мактау кәгазьләре һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Әти-әниләр дә аның турында хөрмәт белән сөйлиләр:

- Ул - улыбыз Ранисның тәрбиячесе. Дөресрәге, икенче әнисе. Сабыебыз балалар бакчасына сөенеп бара. Рузия ханым барысын инде бусагадан ук елмаеп каршы ала, аларның проблемаларына битараф калмый. Ата-аналар белән дә уртак тел таба, - ди Гөлнара Шакирова.

Бу сөйкемле һәм җыйнак гәүдәле ханымга карыйсың да, гаҗәпләнәсең: ничек барысына өлгерә, гаиләсенә дә игътибар кирәк бит.

- Өйдә иминлек һәм татулык хөкем сөргәндә, эштә хезмәттәшләрем хөрмәт һәм ярдәм күрсәткәндә, барлык авырлыкларны җиңәргә мөмкин. Тормыш иптәшем Зөлкафил мине һәрчак аңлый. Аның белән ике бала үстердек. Улыбыз Фаил хәзер Мәскәүдә хезмәт итә, кызыбыз Язилә җиденче сыйныфта укый, - ди ул. 

Рузия ханымның төркемендә бүген 24 бала. Ул һәрберсенә игътибар итәргә һәм “ни өчен?” дигән сорауларына җавап бирергә тырыша. Ул – психолог та, дус та, фантазер да. Нәниләр биредә вакытларын файда белән үткәрсеннәр, дип омтыла, алар өчен төрле конкурслар, уеннар оештыра, бәйрәмгә сценарийларны үзе яза. Мәгариф хезмәткәрләренең безнең районда узган август конференциясе вакытында да ул кунаклар өчен балалар белән “Аш-су бүлмәсендә математика” дигән ачык дәрес биргән. Тәрбияченең тырышлыгы югары бәяләнгән, рәхмәт сүзләре ирештерелгән. Балалар белән  район һәм республика конкурсларында  катнаша, призлы урыннар яулыйлар. Ул нәниләрне бер-берсе белән аралашырга, ярдәмчел һәм сизгер булырга өйрәтә. Бер сүз белән әйткәндә, һәрьяклы үсеш алган шәхесләр тәрбияләргә тырыша.

фото: гаилә архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk