Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бөтен хикмәт куыкларда: Кукмарадагы "Бал спасы" ярминкәсендә нәрсә турында белделәр

Бал ярминкәсендә районның 50гә якын умартачысы үз продукциясен тәкъдим итте.

Бал яратучы кукмаралылар быел бишенче тапкыр Комсомол мәйданына тәмле чарага – бал ярминкәсенә җыйналды. Биредә күргәзмәләр, мастер-класслар, тамашачылар, артистлар, сый-нигъмәтләргә дә урын табылган иде. Моннан тыш, бу бәйрәм җәйнең ахыры якынлашуы турында да сөйли, инде августның икенче яртысында төннәр озыная һәм салкынрак була бара. 

Ел саен районнан 50гә якын умартачы бирегә үз продукциясен алып килә. Алар Кукмара халкына балның төрле сортларын һәм умартачылык продуктлары - прополис, ана сөте, перга, серкә, балавыз тәкъдим итәләр. Бал сатып алыр алдыннан авыз итеп карарга да була. 

Бу продуктка бәяләр быел да үзгәрмәгән, бер килограмм бал  500-550 сум тора. Быел аңа ихтыяҗ аеруча зур, күп кеше аны сәламәтлеген саклау һәм иммунитетын ныгыту өчен сатып ала. Фермерларның күбесе өчен умартачылык - гаилә кәсебе, еллар дәвамында аларның үз традицияләре формалашкан, шуңа күрә Кукмара балының сыйфатында шикләнмәскә дә мөмкин. 

Кукмара районының крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Таһир Бариевның сүзләренә караганда, районда 500гә якын кеше умартачылык белән шөгыльләнә. Быел алар рекордлы күләмдә – 300 тонна "сыек алтын" җыеп алуга ирешкәннәр. 

Умартачылар үзләре билгеләп үткәнчә, сыйфатлы бал үзенчәлекле исле, тамакны кыздыра торган тәмле һәм куе була. 

"Әгәр банка белән бал алып, аны әйләндереп карасагыз, төбеннән башта зур, ә аннан соң кечкенә һава куыгы калкып чыгарга тиеш. Бу продукциянең  сыйфат билгесе", - ди алар. 
 
фото: Алсу ГАТАУЛЛИНА/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X