Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Архитектор Эдуард Губеев: Кукмара - тарихи шәһәр, халык моны белә һәм бәяли

Кукмаралылар шәһәрнең Ленин һәм Ворошилов урамнарын төзекләндерү буенча фикер алышуда катнашты.

Район Мәдәният йортында Кукмара шәһәренең Ленин һәм Ворошилов урамнарын төзекләндерү буенча фикер алышу үткәрелде. Анда халыкның барлык катлам вәкилләре: яшьләр, өлкән буын, хезмәт коллективлары әгъзалары, эшмәкәрләр, шулай ук Казаннан килгән архитектура десанты составындагы яшь архитекторлар Эдуард Губеев, Алинә Моратова, Диләрә Зиннуровалар катнашты.

Һәр төркем шәһәрнең үзәк урамнарын ничек итеп күрергә теләүләве турында проект төзеп, аны башкаларга тәкъдим итте. Анда ял итү зоналары, шәһәр үзәгендә су агу, велосипед юллары булдыру, чүп савытлары, био-бәдрәфләр урнаштыру турында һәм башка фикерләр яңгырады. Шулай ук кукмаралылар шәһәрдә балалар кафесы эшли башлавы, маршрут автобуслары тукталышларын, «Бертуган Комаровлар» тимер юл кассасы янындагы чыгу урынын уңайлырак итү, аларга тагын да заманча исемнәр бирергә кирәклеге турында да теләк-тәкъдимнәрен җиткерделәр.

«Хәзер инде “Беренче номер” тукталышының исеме бөтен кешегә дә аңлашылмый. Элек анда беренче тулай торак урнашкан булган, шуннан исеме дә калган. Әгәр бу тукталышка Комаровлар исеме бирелсә, яхшырак һәм аңлаешлырак булыр идее», - диделәр чарада катнашучылар.

Кайберәүләр Ворошилов урамында бер генә төзелеш кибете дә булмавы, әмма шәраб-аракы белән сату итүче сәүдә нокталарының күплегенә зарланды. Төзелеш материаллары сатып алу өчен, шәһәрнең икенче башына барырга туры килә, диделәр.

Төзекләндерү программасында халык актив катнаша. Чөнки мондый диалог киләчәктә барлыкка килергә мөмкин булган канәгатьсезлекләрдән котылырга ярдәм итә.

«Урамнарны төзекләндерү буенча мондый фикер алышулар уңай нәтиҗә бирә, чөнки кешеләр үзләре бу эштә катнаша. Димәк, проектны тормышка ашырганнан соң, тәнкыйть аз булачак. Әлегә без эшнең иң башлангыч этабында. Проектны төзегән вакытта биредә яңгыраган тәкъдимнәр аның нигезендә урын алачак. Без Кукмарада 2016 елдан бирле эшлибез, беренчесе Нурминкәне үстерү концепциясе булды. Бүгенге көндә бу эш тулы көченә бара. Кукмара - тарихи шәһәр, халык моны белә һәм бәяли. Бүгенге очрашу барышында проблемалар да ачыкланды. Мәсәлән, җәяүлеләр өчен тротуарлар, велосипедчы зоналарын төзекләндерүне сорадылар. Күпчелек шәһәр халкы актив яшәү рәвеше алып бара, җәяү йөрүне өстен күрә. Барлык теләкләр дә исәпкә алыначак», - дип сөйләде «Архитектура десанты» бюросы җитәкчесе Эдуард Губеев.

Фото: Алсу Гатауллина/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X