Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара ветераннары: «Ул чорда бик авырга туры килсә дә, көчле ихтыярлы булырга тырыштык»

Район Мәдәният йортында «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе теләктәшлеге белән оештырылган «Сугыш хатын-кыз йөзле түгел» дигән тематик кичә үткәрелде.

 

Районыбызда барлыгы 561 сугыш һәм тыл ветераны, ветераннарның тол хатыннары гомер кичерә. Чараның төп максаты Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм тылда хезмәт куйган хатын-кызларның, сугыш чоры балаларының батырлыгын хәтердә саклауга юнәлдерелгән иде.

Бу көнне дүрт ветеранга «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медальләре тапшырылды. Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова республика җитәкчелеге исеменнән үзенең ихлас, җылы теләкләрен җиткерде.

«Ул чорда бик авырга туры килде: окоп та казыдык, урман да кистек, колхозда да хезмәт куйдык, җир дә сөрдек. Әмма һәрвакыт көчле ихтыярлы һәм хезмәт сөючән булырга тырыштык. Без күргәннәрне яшьләргә кичерергә язмасын иде», - ди ветераннар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев