Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фоторепортаж: Якутиядән килгән делегация Кукмарада булды

Кунаклар “Йолдызлык” балалар бакчасында, Иҗат академиясендә, күппрофильле лицейда, Олыяз һәм Янил урта мәктәпләрендә, аграр көллияттә булдылар

Бүген безнең районда Саха (Якутия) республикасыннан килгән делегация булды. Аның составында мәгариф идарәсе вәкилләре, белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре бар иде. Кунаклар “Йолдызлык” балалар бакчасында, Иҗат академиясендә, күппрофильле лицейда, Олыяз һәм Янил урта мәктәпләрендә, аграр көллияттә булдылар. 

 

- Без тәҗрибә уртаклашу өчен килдек. Татарстанда беренче тапкыр булуыбыз, шуңа күрә безнең өчен барысы яңа, кызыклы. Инде ике районда булдык, бүген менә сездә, иртәгә Саба районына юл тотачакбыз. Сезнең район зур тәэсирләр калдырды, кунакчыллыгы белән дә ошады. Мин үзем белем бирү системасында 1984 елдан хезмәт куям. Саха (Якутия) республикасының фәнни-белем бирү үзәгендә методист булып эшлим, республиканың аграр мәктәпләренә кураторлык итәм. Бездә билингваль белем бирүгә игътибар зур, - дип сөйләде Марина Сивцева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk