Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зур Сәрдек гимназиясенә багышлана

Әй мәктәбем - бәллүр бишегем! (Зур Сәрдек гимназиясе муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең 100 еллык юбилеена багышлана) Еракларга багам, үткәннәрдә, Уелып калган күпме истәлек. Еллар узган саен искә төшә, Шул мизгелләр, исең китәрлек. Ниндиләрме? Санап бетергесез, Мәктәп белән бәйле барчасы. Капкасыннан алып бик тә якын, Зур бинасы, хәтта бакчасы. Шаулап...

Әй мәктәбем - бәллүр бишегем!
(Зур Сәрдек гимназиясе муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең 100 еллык юбилеена багышлана)
Еракларга багам, үткәннәрдә,
Уелып калган күпме истәлек.
Еллар узган саен искә төшә,
Шул мизгелләр, исең китәрлек.
Ниндиләрме? Санап бетергесез,
Мәктәп белән бәйле барчасы.
Капкасыннан алып бик тә якын,
Зур бинасы, хәтта бакчасы.
Шаулап үсә иде аллы гөлләр,
Гөлҗимешләр, зәңгәр чыршылар.
Төз наратлар, алма агачлары,
Бигрәкләр дә затлы, купшылар.
Ишегалдыбызның иң түрендә,
Ике һәйкәл тора янәшә.
Мәктәпкә дип килгән кешеләргә,
Гүя алар назлап эндәшә.
Горур бина - туган мәктәбебез,
Эчкә үтәм ачып ишеген.
Күпме тарих синдә яшеренгән,
Әй мәктәбем - бәллүр бишегем!
Хәтер йомгакларын тәгәрәтеп,
Сүтеп барам еллар йомшагын.
Асыл мөгаллимнәр белем биргән,
Сузган һәрчак ярдәм кулларын.
Һәр сыйныфта алар назы яши,
Һәр почмакта сеңгән изгелек.
Барчабызның күңелендә алар,
Әйтерсең лә алар мәңгелек.
Безнең шуклыкларга сабыр булып,
Уятканнар илгә мәхәббәт.
Мөгаллимнең йомшак тавышларын,
Ишетүе үзе бер ләззәт.
Ләкин юк шул, аларның күбесе,
Бакый дөньялардан киткәннәр.
Йөзләп түгел, меңәр ел узса да
Алар белән бәйле үткәннәр.
Йөз ел сиңа горур белем йортым,
Даһи шәхесләрең җитәрлек.
Һәммәсе дә үз юлларын тапкан
Саный китсәң исең китәрлек.
Колхозчы да чыккан, депутат та,
Инженерлар, табиб, түрәләр.
Еллар үткән саен сагынып кайтып,
Горур бинам - сиңа киләләр.
Һәммәсенә очар канат куеп,
Син очырдың чиксез далага.
Ныклы киңәш белән белем бирдең,
Укыйм диеп килгән балага.
Җиз кыңгырау чыңны яңгырап торыр
Озын-озак еллар үтсә дә.
Шул кыңгырау дәшеп алыр безне,
Чакырып торыр ? үткәнгә.
Тәрәзәңдә утлар балкып янсын,
Сүрелмәсен белем учагың.
Бер гасырлык бинам -исән бул син,
Каршыла син җәеп кочагың.
Без килербез сиңа һәр ел саен,
Таралсак та дөнья читенә.
Бүгенгедәй горур басып шулай,
Әй, мәктәбем, безне көт кенә.
Сукмагыңа эзне суытмасын,
Күп нәниләр килсен укырга.
Әлифбадан гына башланган юл,
Дәвам итә инде шушында.
Судай ага вакыт, ага еллар,
Узып бара шулай гасырлар.
Истәлекләр белән белем юлы,
Бергә-бергә үрелеп барсыннар.
Теләкләрем изге - горур бинам,
Башым иям басып каршыңда.
Күңелемнән китмәс, китсәк тә без
Хәтта синең нигез ташың да.
Синең өчен гасыр бик аз булыр,
Мең ел яшә тагын мәктәбем.
Туган көнең белән котлап сине -
Чын күңелдән рәхмәт әйтәм мин.

Римма СӘЙФЕТДИНОВА, Аш-Буҗи авылы

фото http://bsardek.moy.su/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk