Хәбәрләр

Үзкертемне вакытында түлә

Агымдагы елның 6 мартында үткән референдум нәтиҗәләре буенча быел халыктан үзкертем җыю һәм ул акчаларны җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерү турында карар кабул ителде. Үзкертем суммасы - балигъ булган һәркемнән 300әр сум, аны 1 майга кадәр түләү кирәк. Түләүләрне "АК БАРС банк" аша күчерү юлы белән башкарырга яисә...

Агымдагы елның 6 мартында үткән референдум нәтиҗәләре буенча быел халыктан үзкертем җыю һәм ул акчаларны җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерү турында карар кабул ителде. Үзкертем суммасы - балигъ булган һәркемнән 300әр сум, аны 1 майга кадәр түләү кирәк.

Түләүләрне "АК БАРС банк" аша күчерү юлы белән башкарырга яисә Кукмара поселогы Башкарма комитеты кассасына тапшырырга мөмкин. Адресы: Кукмара поселогы, Ленин урамы, 15 йорт,1 кат, 2нче кабинет, телефоны: 2-65-00.

Референдум карарын үтәмәгән гражданнарны 1000 сумнан 2500 сумга кадәр административ штраф көтә.


Нет комментариев