Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Югары Арбаш мәктәбендә өстәл теннисы ярышлары үтте

Югары Арбаш урта мәктәбендә Татарстанның атказанган төзүчесе Ясәви Гәрәев призына унынчы традицион районара өстәл теннисы ярышлары үткәрелде. Ярышта барлыгы 17 команда катнашты. 1998 елгы егетләр һәм аннан яшьрәкләр арасында 1нче урынны Югары Арбаш мәктәбе командасы яулады, 2-3нче урыннарны - Зур Кукмара һәм Сәрдекбаш урта мәктәпләре командалары бүлеште. 2001 елгы кызлар...

Югары Арбаш урта мәктәбендә Татарстанның атказанган төзүчесе Ясәви Гәрәев призына унынчы традицион районара өстәл теннисы ярышлары үткәрелде. Ярышта барлыгы 17 команда катнашты. 1998 елгы егетләр һәм аннан яшьрәкләр арасында 1нче урынны Югары Арбаш мәктәбе командасы яулады, 2-3нче урыннарны - Зур Кукмара һәм Сәрдекбаш урта мәктәпләре командалары бүлеште. 2001 елгы кызлар һәм аннан яшьрәкләр арасында 1нче урынга Югары Арбаш мәктәбе кызлары командасы чыкты. 2нче, 3нче урыннарга Аш-Буҗиның башлангыч мәктәбе, Сәрдекбаш урта мәктәбе командалары ия булдылар. Җиңүчеләргә грамоталар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk