Хәбәрләр

Вахитов исемендәге хуҗалыкка Казан журналистлары килде (+ФОТО)

Вахитов исемендәге хуҗалыкта республика газеталарында һәм телевидениеләрдә эшләүче бер төркем журналистлар өчен пресс-тур оештырылды. Кунаклар Янил авылындагы ындыр табагында булып, элиталы орлыкларны карадылар, бәрәңге саклау урынында эш барышы, Вахиттәге машина-трактор паркында техниканың язгы кыр эшләренә хәзерлеге, хуҗалыкның нәсел заводы эшчәнлеге белән таныштылар, мега-фермада булдылар. Чара Вахит авылы мәдәният йортында татарча...

Вахитов исемендәге хуҗалыкта республика газеталарында һәм телевидениеләрдә эшләүче бер төркем журналистлар өчен пресс-тур оештырылды. Кунаклар Янил авылындагы ындыр табагында булып, элиталы орлыкларны карадылар, бәрәңге саклау урынында эш барышы, Вахиттәге машина-трактор паркында техниканың язгы кыр эшләренә хәзерлеге, хуҗалыкның нәсел заводы эшчәнлеге белән таныштылар, мега-фермада булдылар. Чара Вахит авылы мәдәният йортында татарча көрәш түгәрәгендә шөгыльләнүчеләрнең чыгышын карау белән тәмамланды.

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев