Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Өскебашта кара еланнар ишәйгән

Безнең Түбән Өскебаш авылы табигатьнең иң матур җиренә урнашкан. Авылның бер ягыннан акрын гына инеш акса, икенче ягын мәһабәт таулар биләп тора. Әкияттәгедәй калын карурманнан шул тау гына аерып тора авылны. Әлеге тау саф һавасы, төз наратлары, җәен кызыл эре җиләкләре белән кызыктырса да, халык ашкынып тормый анда барырга, чөнки...

Безнең Түбән Өскебаш авылы табигатьнең иң матур җиренә урнашкан. Авылның бер ягыннан акрын гына инеш акса, икенче ягын мәһабәт таулар биләп тора. Әкияттәгедәй калын карурманнан шул тау гына аерып тора авылны. Әлеге тау саф һавасы, төз наратлары, җәен кызыл эре җиләкләре белән кызыктырса да, халык ашкынып тормый анда барырга, чөнки кара еланнар ишәйде. Моннан якынча 4 ел элек башланган аларның авылга "кунакка" йөрүләре. Авыл яныннан аккан инештә ике кара еланның йөзеп йөрүен күрүчеләр күп була. "Эсселеккә түзә алмыйча суга төшкәннәрдер", - дип игътибар бирми халык. Чыннан да, ул елны җәй бик коры, 35-40 градус эсселек иде. Шуңа күрә суда йөзүче еланнар әллә ни куркыныч уятмый. Наратлык үсә, калыная, шул сәбәплеме, авыл тирәсендә еланнар да көндәлек "кунакларга" әйләнеп баралар. Аларны кемдер кыяр түтәлендә, кемдер мал абзарында күрә, ә кемнәрнеңдер бакчасына хуҗа була алар. Кичен урамда йөрүчеләрнең юлын "кискән" елан турында ишеткәч, тән эсселе-суыклы булып китсә дә, бу хәлгә ничектер ияләшә башладык бугай.

-Авылда кара елан күрү безнең өчен яңалык түгел инде. Күзгә чалынгач, куркыта куркытуын, тик тормыш мәшәкатьләре белән шунда ук онытыла да. "Куркам", - дип өйдә ятып булмый, бәрәңгенең чүбен утыйсы, печәнен чабасы бар, - ди күршедә яшәүче ялгыз апа. -Кара елан шул, күрмичә өстенә бассаң, чагарга да мөмкин. Өйгә керә күрмәсен инде. Берәүләрнең өенә кергән, үтерә дә алмаганнар, баз тишегенә төшеп киткән ди. Алла сакласын, бөтен баз тишекләрен каплап бетердем, - дип тәмамлады ул сүзен.

Элек урманда гына күрергә гадәтләнгән бу җан ияләренең көндәлек тормышка кереп китүләре бик сәер һәм куркыныч хәл, әлбәттә. Ләкин нишләргә соң? Бетеп бара торган авылда еланнарга каршы көрәшүче табылырмы? Әле еланнар һөҗүм башламады башлавын. Тагын да күбәеп китсәләр, нишләрбез? Ничек котылырга бу афәттән? Бәлки, алдан хәстәрен күрергәдер? Үрчиләр бит.

Гөлия НУРИЕВА

фото: http://www.temasamara.ru/news/crime/item/915/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk