Аз керемле гаиләләргә азык-төлек алу өчен махсус карточка бирергә җыеналар. Әлеге талонга фәкать үзебездә җитештерелгән кайбер ризыкларны гына алып булачак. Яңалыкны Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров җиткерде, дип яза "Ватаным Татарстан" газетасы.
Карточка дигәч, күз алдына 1980 еллар азагында гамәлдә булган талон системасы килә. Ул чорда азык-төлеккә кытлык булып, кайберләрен җан башына талон белән генә бирә башладылар. Нәтиҗәдә кибетләрдә озын чиратлар хасил булды. Әлеге хәл 1992 елларга кадәр дәвам итте. Илдә ирекле сәүдә әйләнеше кертелгәннән соң гына, халык иркен сулап, теләгәнен сатып ала башлады. Акчасы булганнар, әлбәттә. Бәяләрнең котырып үсүе ил халкын берничә катлауга бүлде.
Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров сүзләреннән аңлашылганча, әлеге карточкалар нәкъ менә аз керемле кешеләр өчен кертелә. Мондый ярдәмне илдәге 15 млн кешегә күрсәтмәкчеләр. Бер кешегә 1400 сум акча тотмакчылар. Талонны түләү системасы булган һәр кибеттә азык-төлеккә алмаштырып булачак. Ә менә акчага әйләндерү мөмкин түгел. Тагын бер шарты бар: бер ай дәвамында кулланып бетмәгән баллар икенчесенә күчмәячәк.
Белгечләр ачыклык керткәнчә, мондый төр ярдәм чит илләрдә күптәннән гамәлдә. Аларда табигый хәл дип санала. Сер түгел, аз керемле гаиләләрнең күбесе сыйфатлы азык-төлек сатып ала алмый. Акчасы җиткәнчә туклана. Аларны үзебездә җитештерелгән ризык белән сөендермәкчеләр. Итле шулпа ашатмакчылар.
- Бу халыкка дөрес туклану мөмкинлеге бирер өчен эшләнә, - ди министр Денис Мантуров. - Моннан тыш, үз җитештерүчеләребез өчен дә юллар ачылачак.
Карточкага ит, балык, сөт һәм алардан эшләнгән ризыклар, ипи, он, ярма, җиләк-җимеш, яшелчә, кипкән җиләк-җимеш, шикәр комы, тоз, эчәр су, токмач, бәрәңге, йомырка, үсемлек мае алып булачак. Шулай ук исемлеккә орлык, үсентеләр, терлек азыгы да кертелгән. Ә спиртлы эчемлекләр, тәмәке кебек әйберләр алып булмаячак икән.
- Дәүләт карточкалар кертергә уйлый икән, димәк, илдә аз керемле гаиләләр саны арта, - дип аңлатма бирде бу уңайдан Татарстан Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Марат Галиев. - Чыннан да соңгы елларда халыкның тормыш-көнкүреше үзгәрде. Дәүләт адреслы ярдәмнәр оештырырга тырыша. Карточкалар кертелә икән, аз керемлеләргә моңа кадәр күзе төшеп йөргән аерым төр товарларны алу мөмкинлеге барлыкка киләчәк дигән сүз. Ләкин исемлеккә кергән ризыкларның бәясе артмасмы, менә бу хакта да уйларга кирәк. Хөкүмәткә бәяләрне күзәтеп торырга туры килмәгәе. Чөнки үзегез беләсез, мондый вакытта бәя белән уйнаучылар барлыкка килергә мөмкин. Шунысын да әйтергә кирәк: башка төбәкләр белән чагыштырганда республика халкының тормыш-көнкүреше начар дип булмый. Әмма аз керемлеләр дә, кызганыч, юк түгел шул.
Бу төр ярдәмне кемнәр, ничек алачак - әлегә системасы билгеле түгел. Төбәкләрдә яшәү минимумы да төрлечә. Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, җан башына туры килгән яшәү минимумы һәр категория өчен төрлечә. Министрлар Кабинеты карары нигезендә, 2016 елның дүртенче кварталында яшәү минимумы уртача алганда 8108 сум тәгаенләнгән. Эшләүче кешеләр өчен бу сумма - 8657, пенсионерларга - 6644, балаларга - 8027 сум.
Россия Сәүдә министрлыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, 2018 елдан аз керемле гаиләләрне бушлай ашату программасы да барлыкка килергә мөмкин әле. Аны аерым оешма ашханәләрендә оештырмакчылар. Мондый ашханәләр Казанда инде күптәннән эшли. Аны "Бәхетле" сәүдә челтәре оештырып җибәргән иде. Биредә ашау өчен социаль яклау бүлегендә үзеңнең аз керемле булуыңны раслап документлар тапшырырга кирәк.
- Без социаль ашханәдә ашарга тиешлегебезне моңарчы белми йөргәнбез, - диде биредән ризык алучы Дилбәр ханым. - Социаль яклау бүлегенә документ тапшырырга баргач, аз керемле гаилә буларак социаль ашханәдә туклану мөмкинлеге барлыгын әйттеләр. Адресын бирделәр. Шуннан соң без дә монда йөри башладык.
Дилбәр ханымнар гаиләсендә алты кеше. Алар үзләренә тиешле ризыкны өйләренә алып кайтып ашый. Алты кабартма, алты кешелек салат, аш, икенче аш, кесәл яки компот. Гаиләнең тамагын туйдырырга җитә, ди ул. "Бөтен гаилә белән килеп ашый алмыйбыз. Савытка салып биреп җибәрүләре бик уңайлы", - диде хуҗабикә. Дилбәр ханым вакытында барып алмасаң, айлык талоннарның бетүеннән дә зарланып алды. Бер ияләшкәч, гел барасы килә, ризыклары бик тәмле, ди. Димәк, бирегә йөрүчеләр күп.
Владимир ялгызы гына яши. Балачактан инвалид. Биредәге ризыкның күңеленә бик хуш килүен әйтте ул. Өйдә ашарга пешерүче булмагач, бик теләп килә. Без барган ашханәдә 8 февраль көнне кәбестә салаты, борчак ашы, тефтели, солы боткасы, кабартма, алма компоты, ипи бирделәр. Менюда ризыкның граммнары да, аксым, май, углевод, калориясе дә язылган. Биредә дүшәмбедән алып җомга көненә кадәр 12 сәгатьтән алып 14.45 сәгатькә кадәр кайнар ризык белән тукланырга була. Шимбә, якшәмбе көннәрендә ашханә эшләми.
Нет комментариев