12 февраль 2017 яңалыклары
-
Җырчы Радик Юльякшин юл һәлакәтенә очраган (видео)
(Казан, 12 февраль, "Татар-информ"). Башкорт җырчысы Радик Юльякшин (тәхәллүсе Elvin Grey) юл һәлакәтенә очраган. Җырчы һәм аның администраторлары барган машина трассадан кар көртенә "очкан". Бу хәл иҗат командасы Октябрьский шәһәренә концертка барганда килеп чыккан. Бу хакта "Башинфоррм" хәбәр итә. Коткару хезмәте хезмәткәрләре тиз килеп җиткән һәм машинаны кар көртеннән чыгарырга...
-
Бабамның мылтыгында – 25 сызык, ди күппрофильле лицей укучысы Нияз Борһанов
Минем карт бабам Сәлимгәрәев Тимерхан Сәлимгәрәй улы 1925 елда Күкшел авылында туган. Сугыш башланганда аңа 16 яшь булган. 17 яше тулгач, аны үзе кебек яшьтәшләре белән сугышка алганнар. Иң беренче аларны снайпер булырга өйрәткәннәр, аннары сугышка керткәннәр. Әбиемнең сөйләве буенча, бабам анда беренче тапкыр үлем белән очрашкан. "Чәчләрем үрә басты",-...
-
Соңгы очрашу (хикәя)
Авыл өенең дермантин белән тышланган авыр ишеген ачып, Зәйнәп кыяр-кыймас кына эчкә үтте. Аның керүенә игътибар итүче булмады, ахры: алгы бүлмәдә беркем дә күренмәде. Биредәге сәер тынлык хатынның күңеленә шул арада шом салып өлгерде. Стенадагы зур сәгатьнең берни булмагандай текелдәве дә тынычландырмады аны. Шулай берара ишек катында таптанып торганнан соң:...
-
Игътибар! Район газетасы “Бу Кукмарага килешми” дигән проект игълан итә
Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы кысаларында район газетасы "Бу Кукмарага килешми" дигән проект тәкъдим итә. Анда катнашу өчен районыбыздагы ташландык, чүпле, җыештырылмаган урыннарны фотога төшереп, редакциягә юллавыгыз сорала. Ел төгәлләнгәндә проектка йомгак ясалып, иң актив хәбәрчеләрне бүләкләү көтелә. Фоторәсемнәрне hezmat_dani@mail.ru электрон адресына яки 89655888688 WhatsApp (ватсап) номерына юлларга мөмкин.
-
Гөлназ Асаева Элвин Грей белән мөнәсәбәтләре турында: Радик ихтирамлы булуы белән җәлеп итә (фото)
Элвин Грей (Радик Юльякшин) белән Гөлназ Асаева очрашып йөриләр, дигән имеш-мимешләр Гөлназның Казандагы тәүге концертыннан соң барлыкка килгән иде. Ул чакта Радик Гөлназга сәхнәдә көтмәгәндә, уйламаганда бер кочак чәчәк бәйләме белән зур йомшак аю бүләк үтте һәм җырчыны кичке ашка чакырды. Шушы көннәрдә бу ике яшь йөрәк турындагы имеш-мимешләр яңа...
-
Батты бу (әз-мәз мәзәк)
Сабирның махмырдан башы чатнап авырта. Кибеттән аракы алырга акчасы юк. Күршеләрендә әче бал (үзләре ясаган исерткеч эчемлек) барлыгы исенә төшә дә, шуларга юл ала. Өстәл тирәли бала-чага табада кыздырылган бәрәңге ашап утыралар. -Күршекәем, башымны төзәтергә әче балың калмадымы? - Әнә, бидон төбендә сыек апарасы калды. Сабир апараны эчә дә, балалар...
-
Кукмарада “Кукмара чаңгысы-2017” узды (фотолар)
Бүген Кукмарадагы яңа чаңгы-роллер трассасында (Ринат Мөхәммәтшин исемендәге үзәк стадион артында) "ГТО фестивале" кысаларында массакүләм чаңгыда узышу - "Кукмара чаңгысы-2017" үткәрелде. Бистәбездә, авылларда яшәүче спортчылар да мондый төр ярышлардан читтә калмадылар. Мәктәп укучыларыннан алып, муниципаль хезмәткәрләр, җитәкче урыннарда эшләүчеләр, ветераннар да басты чаңгы юлына. Ярышка килүчеләрне район башлыгы Сергей Димитриев...
-
Бүләк эзләп йөрмәгез – газета аша котлагыз!
Тиздән 23 февраль - безнең кадерле ир-атларыбызның бәйрәмнәре җитә. Бу көнне көчле затларыбызга йөрәк түреннән чыккан иң ихлас теләкләр, матур котлаулар җиткерелә. Кадерле әтиең, яраткан тормыш иптәшең, кайгыртучан улың яки ышанычлы дустың - бу тормышта иң җылы сүзләргә һәм иң яхшы бүләккә лаек булган ир-егет янәшәбездә һәрвакыт бар. Ә 23...
-
Талон кире кайтамы?
Аз керемле гаиләләргә азык-төлек алу өчен махсус карточка бирергә җыеналар. Аз керемле гаиләләргә азык-төлек алу өчен махсус карточка бирергә җыеналар. Әлеге талонга фәкать үзебездә җитештерелгән кайбер ризыкларны гына алып булачак. Яңалыкны Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров җиткерде, дип яза "Ватаным Татарстан" газетасы. Карточка дигәч, күз алдына 1980 еллар...
-
Тормыш өлгесе
Ни өчендер өемдә кадерләп саклана торган язма истәлекләргә күзем төште. Арада миңа дип адресланган хатның эчтәлеген яттан диярлек белсәм дә, тагын бер тапкыр зур игътибар белән укып чыктым. Олуг шәхес, киң күңелле кеше, фидакарь солдат Наумир абый Сәмигуллин хаты ул. Мәчкәрә мәктәбе дип телгә алынуга, минем күз алдыма Наумир абыйның...
-
Кукмарада яшәүче Марзыя Сәлахетдинова Кремльне шаккатырган
Марзыя Сәлахетдинованың җырлавын тыңлыйм. Күңеле түреннән килгән тирән моңы, йөрәкләргә үтеп кереп, иң нечкә кылларга кагылып үтә. Ачлык-михнәтләрне күп күргән сугыш чоры баласы булгангамы, хисчән булып үскән Марзыя апа. Тавышында туган авылы Ятмас-Дусайга терәлеп торган урман шавы, данлыклы Күз чишмәсенең челтерәве, әнисе Маһия апаның йон эрләгәндә әкрен генә матур җырлар...
-
Кукмара район Советының чираттагы утырышы узачак
17 февральдә 9.00 сәгатьтәрайон Советы бинасында өченче чакырылыш район Советының чираттагы уналтынчы утырышы чакырыла. Көн тәртибендә 2016 елгы район бюджетының үтәлеше турында хисап, район эчке эшләр бүлегенең, район контроль-хисап Палатасының 2016 елгы эшчәнлекләре турында хисаплар, " Кукмара муниципаль районының 2017 елга һәм планлы 2018 һәм 2019 елларга бюджеты турында"гы район...