Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сәхәр ашау һәм ифтар (авыз ачу) тәртибе

Иртәнге ашау-эчүне кояш чыкканчы 2 сәгать алдан тәмамларга кирәк. Мәсәлән, 18 июнь көнне кояш 2 сәг. 47 минутта чыга. Сәхәрне ул көнне 00. 47 дә, ягъни 1 туларга 13 минутта тәмамларга кирәк. Сәхәр тәмам булганнан соң, ошбу дога укылыр: Нәүвәйтү ән әсуумә саумә шәһри Рамәдаанә минәл фәҗри иләл мәгъриби халисан...

Иртәнге ашау-эчүне кояш чыкканчы 2 сәгать алдан тәмамларга кирәк. Мәсәлән, 18 июнь көнне кояш 2 сәг. 47 минутта чыга. Сәхәрне ул көнне 00. 47 дә, ягъни 1 туларга 13 минутта тәмамларга кирәк. Сәхәр тәмам булганнан соң, ошбу дога укылыр:

Нәүвәйтү ән әсуумә саумә шәһри Рамәдаанә минәл фәҗри иләл мәгъриби халисан лилләһи Тәгәәләә.

(Мәгънәсе: "Ният кылдым Рамазан ае уразасын тотарга, таң вакытыннан башлап кояш баеганчы, ихластан Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен").

Ифтар (авыз ачу) тәртибе

Кояш баегач, "Бисмилләһиррахмәниррахим" диеп татлы җимеш яки икмәк кабып, яисә берничә йотым су белән авыз ачыла, ягъни бу көннең уразасы тәмамлана. Шуннан соң ифтар догасы укыла:

Аллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәнтү үә гәләйкә тәвәккәлтү үә гәләә ризкыйкә әфтартү. Фәгъфирлии йә Гаффәру мәә каддәмтү үә мәә әххартү.

(Мәгънәсе: "Йә Аллаһ! Синең ризалыгың өчен ураза тоттым, Сиңа иман китергән хәлдә, Сиңа гына тәвәккәлләп һәм Синең ризыгың илә авыз ачтым. Йә гөнаһларны гафу итүче Аллаһ, минем элек кылган гөнаһларымны да, ахыргыларын да ярлыка...".

Бу дога укылгач, ахшам намазын укып, кичке ашны ашарга мөмкин.

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&etext=722.q9Dy0YrLPV6DbhbmPu-

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk