Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Шәфкать” балалары үзәкнең хезмәт ветераны белән очрашты

Үзәктә хезмәт ветераны Люция Шәрифуллина белән очрашу үткәрелде. Люция Әгъләм кызы биредә озак еллар тәрбияче ярдәмчесе булып эшләде. Һәрвакыт үз вазыйфаларына намус белән карады, балаларны чисталыкка, тәртипкә өйрәтте. Әмма иң беренче чиратта әхлакый сыйфатлар - сабыр булу, бер-береңне аңлау, кешелеклелек тәрбияләргә тырышты. Ул хезмәттәшләре арасында да һәрвакыт абруйлы булды. Лаеклы...

Үзәктә хезмәт ветераны Люция Шәрифуллина белән очрашу үткәрелде. Люция Әгъләм кызы биредә озак еллар тәрбияче ярдәмчесе булып эшләде. Һәрвакыт үз вазыйфаларына намус белән карады, балаларны чисталыкка, тәртипкә өйрәтте. Әмма иң беренче чиратта әхлакый сыйфатлар - сабыр булу, бер-береңне аңлау, кешелеклелек тәрбияләргә тырышты. Ул хезмәттәшләре арасында да һәрвакыт абруйлы булды. Лаеклы ялда булса да, аңа хәзер дә сорау-киңәшләр белән мөрәҗәгать итәләр.

Очрашуда Люция апа сабыйларга үзенең хезмәт юлы, тернәкләндерү үзәгенең үсеш этаплары, әдәп-әхлак кагыйдәләре, өлкәннәргә карата мөнәсәбәт турында сөйләде. Люция апа, лаеклы ялга чыккач та, кул кушырып утырмый, гарәп телен өйрәнә, Кукмара мәдрәсәсен тәмамлый. Балалар хөрмәткә лаек ветеран белән очрашудан канәгать калдылар.

фото: http://900igr.net/fotografii/religii-i-etika/Klassnyj-chas-o-miloserdii/015-Miloserdie.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk