Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Шәфкать” балаларны тернәкләндерү үзәгенә полиция Кыш бабае килде (+Фото)

Бу көннәрдә балалар бакчаларында, мәктәпләрдә Чыршы бәйрәмнәре гөрли. "Шәфкать" балаларны тернәкләндерү үзәгендә дә әлеге бәйрәм бик матур, оешкан төстә үтте. Чыршы бәйрәменә Убырлы карчык, әкият геройлары гына түгел, ә погонлы Кыш бабай да килгән иде. -"Полиция Кыш бабае" акциясе кысаларында быел балаларны тернәкләндерү үзәгенә килдек. Барыгызны да якынлашып килүче бәйрәмнәр...

Бу көннәрдә балалар бакчаларында, мәктәпләрдә Чыршы бәйрәмнәре гөрли. "Шәфкать" балаларны тернәкләндерү үзәгендә дә әлеге бәйрәм бик матур, оешкан төстә үтте. Чыршы бәйрәменә Убырлы карчык, әкият геройлары гына түгел, ә погонлы Кыш бабай да килгән иде.

-"Полиция Кыш бабае" акциясе кысаларында быел балаларны тернәкләндерү үзәгенә килдек. Барыгызны да якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлыйм, саулык-сәламәтлек, озын гомер телим, - дип район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев үзенең котлау сүзләрен ирештерде.

Полиция хезмәткәрләре буш кул белән генә килмәгәннәр: Кыш бабай белән Кар кызы үзләренең иҗади осталыкларын күрсәткән балаларга тәм-томнар, бүләкләр өләштеләр. Гомумән, бәйрәмгә килгән бер генә бала да бүләксез калмады. Бәйрәм җыр-биюләр, уеннар белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk