Шанхайда эшләүче Кукмара кызы Гөлназ Яруллина белән әңгәмә
Кайчакта язмыш адәм баласын күз күрмәгән якларга китереп ташлый. Кайберәүләр анда бәхетен таба, икенчеләре гомер буе туган ягын уйлап, сагышланып яши. Газетабыз битләрендә андый якташларыбыз турында язмалар еш бирелә. Бу юлы без, Кытайга китеп, бер елдан артыграк Шанхайда эшләүче Кукмара кызы Гөлназ Яруллина турында сөйләргә булдык. Ни өчен Кытай халкы...
-Гөлназ, соңгы кыңгыраудан соң тормышың ничек үзгәрде?
-Мәктәпне тәмамлаганнан соң, мин Казан технология университетына укырга кердем. Бу инде мөстәкыйль тормышка аяк басу иде. Әлбәттә, Кукмараны бик сагындым, һәр ялда кайтырга тырыша идем. Мондый хисләр беренче тапкыр өеннән озакка чыгып китүчеләргә яхшы таныштыр, мөгаен. Мин кечкенәдән үк бик актив булдым, спорт, экстрим яраттым, сноуборд белән дә шөгыльләндем. Әлеге спорт төре белән мавыгуым әле дә дәвам итә, күнекмәләремне тагын да шомартасым килә. Акрынлап зур шәһәргә күнегә бардым, әти-әни җилкәсендә утырасым килмичә, азрак акча да эшләү җаен карадым. Моңа карап, әлбәттә, алар миңа төп чыгымнарны капларга акча бирүдән тукталмадылар... Модалы киемнәр кибетенә эшкә урнаштым, гади сатучыдан визуаль декоратор вазыйфасына күтәрелдем, хезмәтем үземә шулкадәр ошый иде! Университетны уңышлы тәмамладым, икътисадчы-менеджер дипломы алдым. Ниндидер мизгелдә мин үземнең бер урында артык озак "утырганлыгымны" аңладым. Күбрәккә ирешәсе - үсәсе, яңа җирләр күрәсе, зуррак үрләр яулыйсы килде. Шуңа да Кытайга бару тәкъдиме алгач, озак уйлап тормадым, ризалаштым. Шунда ук документлар җыярга һәм визаны рәсмиләштерергә керештем.
-Ничек мондый карарга килдең, куркыныч булмадымы?
-Күк асты иленә мине дус кызым чакырды, ул инде анда ике ел яши иде. Шуңа артык курыктым дип әйтә алмыйм. Әлбәттә, башта уйландырды инде: дөньяның бөтенләй без белмәгән ягы, кешеләре бит. Аннан соң ияләндем. Мондагы тормыш ритмы, архитектура үзенчәлекләре, бюджет бәяләре, шәһәрләре миндә зур соклану тудырды. Юлларның тәртибе, метро бик ошады. Бездәге Сапсаннар кебек тизйөрешле поездлар бөтен ил буйлап хәрәкәт итә. Аннан соң кытайлылар - бик ашамсак халык. Бөтен җирдә ашап йөриләр. Алар өчен ризык - культ дәрәҗәсендә. Ипи, токмач урынына алар дөге кулланалар (аны төрле провинциядә төрлечә хәзерлиләр). Ашаганда авыз чәпелдәтү гадәте бар, югыйсә, бу бездә тәрбиясезлек билгесе булып санала. Баксаң, авыз чәпелдәтү ул азыкның тәмле булуын күрсәтә икән, шунсыз пешекченең үпкәләве мөмкин. Баштарак кытайлыларның бик кычкырып сөйләшүләре дә гаҗәпләндерде, үзара талашалар дип уйлаган идем. Соңыннан аларның мондый сәерлекләренә исем китми башлады. Шунысына гына ияләнә алмадым: биредә урамнар бик пычрак, кешеләр теләсә кая чүп ташларга күнеккән.
Язма белән тулырак газетада таныша аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев