27 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Фото: Кукмара район хәрби комиссариатында чакыру комиссиясе эшләде
Көзге чакырылышта районыбызның 80нән артык егете армия хезмәтенә алыначак.
-
Фото: Кукмарада әниләргә “Ана капиталы” сертификатлары тапшырылды
Дәүләт сертификатына биш хатын-кыз ия булды
-
Игътибар: яңа акция “Бал дигән саен баллана”
Яңа елга да санаулы көннәр калып бара. Тиздән, бик тиздән урмандагы тирән кар көртләре эченнән, ап-ак атларга җигелгән тарантасына утырып, Кыш бабай килеп чыгар да, таягын селтәп җибәреп, бар җиһанны сихри бер матурлыкка күмәр. Яңа ел бәйрәме ул күңелле сюрпризларга, көтелмәгән бүләкләргә бай. Без дә үзебезнең газета укучыларыбызга Яңа ел...
-
Зур Сәрдек мәдәният йортында инвалидлар декадасына багышланган бәйрәм була
1 декабрьдә 9.00 сәгатьтә Зур Сәрдек мәдәният йортында инвалидлар декадасына багышланган чара була. Программада: 1. Зур концерт. 2. Лотерея уеннары. 3. Шахмат-шашка ярышлары. 4. Спорт ярышлары. 5. Чәй эчү. Инвалидларны йөртү өчен махус транспорт булачак. Инвалидлар оешмасы. 6+
-
Кәчимир авылындагы бик матур, “җылы” бәйрәм булды
Кәчимир авылы клубында Әниләр көне уңаеннан бик матур кичә булды. Бәйрәмдә олысы-кечесе, хәтта 85 яшьлек әбиләр дә бар иде. Авыл халкы концерт-тамашаны бик яратып кабул итте. Гармун, тальян моңнары аша әби-әниләрне яшьлекләре алып кайттык, рәхәтләнеп ял иттердек. Нәкыя ОРЛОВА, автоклуб җитәкчесе
-
Югары Өскебаш авылында Әниләр бәйрәме үткәрелде
Югары Өскебаш авылы клубында "Ак яулыклы әнием" исемле музыкаль кичә үткәрдек. Әниләр көненә багышланган бу бәйрәмдә аналарга хөрмәт, олылау сүзләре яңгырады, алар өчен җырлар, биюләр башкарылды. Кадерле әниләребез өчен әзерләнгән чыгышлар тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде. Гөлшат СӘЛӘХОВА
-
Шанхайда эшләүче Кукмара кызы Гөлназ Яруллина белән әңгәмә
Кайчакта язмыш адәм баласын күз күрмәгән якларга китереп ташлый. Кайберәүләр анда бәхетен таба, икенчеләре гомер буе туган ягын уйлап, сагышланып яши. Газетабыз битләрендә андый якташларыбыз турында язмалар еш бирелә. Бу юлы без, Кытайга китеп, бер елдан артыграк Шанхайда эшләүче Кукмара кызы Гөлназ Яруллина турында сөйләргә булдык. Ни өчен Кытай халкы...
-
Район бюджеты проекты буенча гавами тыңлаулар үткәреләчәк
1 декабрьдә 10.00 сәгатьтә район Советы бинасында (адресы: Кукмара шәһәре, Ленин урамы, 13) районның 2018 елга һәм планлы 2019, 2020 елларга бюджеты проекты турындагы район Советы карары проекты буенча гавами тыңлаулар үткәреләчәк. Әлеге проект һәм гражданнарның тәкъдимнәрен исәпкә алу һәм аларның фикер алышуда катнашу тәртибе белән Кукмара муниципаль районының http://kukmor....