Министр сүзләренчә, шахтадагы һәлакәтнең сәбәбенә килгәндә, берничә фараз карала. Аларның барысын да җентекләп өйрәнергә кирәк. шуннан соң гына халыкка мәгълүмат җиткереп булачак.
Владимир Пучков шулай ук, һәлакәттә үлүчеләр һәм зыян күрүчеләрнең гаиләсенә материаль ярдәм күрсәтеләчәген, иминият түләүләрен алачакларын да җиткерде.
Ишеткән булсагыз, "Северная" шахтасындагы кичәге һәлакәт аркасында Воркутада ике кеше үлде, 28 шахтчының язмышы билгесез.
Нет комментариев