Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сәүдә үзәгендә бала өстенә боксчы грушасы төягән стеллаж ауган

Татарстанда баланың сәүдә үзәгендә җитди имгәнүе аркасында җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан тикшерү идарәсе җиткерә. 21 декабрьдә биш кешелек гаилә - өч кечкенә балалы ир белән хатын Казандагы бер сәүдә үзәгендә спорт товарлары сатылучы кибеткә килә. Көтмәгәндә 10 яшьлек малай башына боксчы грушалары төягән стеллаж ава....

Татарстанда баланың сәүдә үзәгендә җитди имгәнүе аркасында җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан тикшерү идарәсе җиткерә.

21 декабрьдә биш кешелек гаилә - өч кечкенә балалы ир белән хатын Казандагы бер сәүдә үзәгендә спорт товарлары сатылучы кибеткә килә. Көтмәгәндә 10 яшьлек малай башына боксчы грушалары төягән стеллаж ава. Тән җәрәхәтләре алган бала хастаханәгә озатыла. Аның хәле авыр дип бәяләнелә.

Әлеге факт буенча тикшерү органнары тарафыннан РФ Җинаять кодексының 238 нче маддәсе 2 нче бүлеег "в" пункты буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү эше дәвам итә.

чыганак: http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk