Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Районыбызның Рудник авылында су кондызлары агачны кимереп аударган, ут чыбыклары өзелгән

    Гадәттә, электр чыбыклары өзелүгә табигать казалары - җил-давыллар, бураннар сәбәпче була. Үткән шимбәдә исә Рудник, Зур Кукмара авылларында ут булмауга су кондызлары гаепле иде. Нурминкә елгасын үз иткән бу җәнлекләр Рудник турысында 12-13метр озынлыктагы юан агачны кимереп аударганнар. Агач электр чыбыклары өстенә килеп төшкән. Линияне торгызу өчен район электр челтәре...

    Гадәттә, электр чыбыклары өзелүгә табигать казалары - җил-давыллар, бураннар сәбәпче була. Үткән шимбәдә исә Рудник, Зур Кукмара авылларында ут булмауга су кондызлары гаепле иде. Нурминкә елгасын үз иткән бу җәнлекләр Рудник турысында 12-13метр озынлыктагы юан агачны кимереп аударганнар. Агач электр чыбыклары өстенә килеп төшкән. Линияне торгызу өчен район электр челтәре хезмәткәрләренә шактый вакыт кирәк булды. Биредә ике бригада эшләде. Мондый өзеклек кабатланмасын өчен аларга яр буендагы тагын берничә киң колачлы агачны кисәргә туры килде.

    фото: http://megatorrents.org/forum

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: