Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Өркеш авылыннан шигъри күчтәнәч

Исәнмесез, хөрмәтле "Хезмәт даны" редакциясе хезмәткәрләре! Күптән түгел барлык мәктәпләрдә Белем көне узды. Шушы бәйрәмгә багышлап ике шигырь иҗат иткән идем, шуларны сезгә дә тәкъдим итәсем килә. Мин озак еллар балаларга белем бирдем. Һәр елны сыйныф җитәкчесе дә була идем. Кыскартулар булу сәбәпле, миңа озайтылган көн төркеменә күчәргә туры килде....

Исәнмесез, хөрмәтле "Хезмәт даны" редакциясе хезмәткәрләре! Күптән түгел барлык мәктәпләрдә Белем көне узды. Шушы бәйрәмгә багышлап ике шигырь иҗат иткән идем, шуларны сезгә дә тәкъдим итәсем килә. Мин озак еллар балаларга белем бирдем. Һәр елны сыйныф җитәкчесе дә була идем. Кыскартулар булу сәбәпле, миңа озайтылган көн төркеменә күчәргә туры килде. Бу шигырьләрем шул вакытта язылды.

Ихтирам белән, лаеклы ялдагы укытучы Рузалия САДРИЕВА, Өркеш авылы.

Мәктәбемә барам

Мәктәбемә барам, кулда букет,

Дулкынланып атлыйм урамнан.

Йөзем елмаюдан балкып тора

Күңелдәге татлы уйлардан.

Ел да шулай, Белем көне җиткәч,

Күңел әллә кая ашкына.

Мәктәп ишегеннән кергән чакта,

Сыйныфташлар килә каршыма.

Сөенешеп, куллар кысышабыз,

Сөйләшәбез бергә җыелып.

Күңел хисләр белән ташып тулган,

Торабыз без чак-чак тыелып.

Укытучы килеп кергәч кенә, Бүлмәбездә тынлык урнаша.

Зур үскәнне ничек белер идек,

Шушы белем көне булмаса?

Белем көне - тантаналы көн ул,

Мәйтәбебез көткән җәй буе.

Очраштырган өчен рәхмәт сиңа,

Онытылмаслык булдың бу юыл.

Белем көне

Көз җитте, дип, моңсуланмый идем, һәр фасылның бар бит үз яме.

Бөтен мәктәп шау-гөр килеп тора, Бүген бездә белем бәйрәме.

Рәт-рәт булып укучылар баскан,

Авылдашлар килгән карарга.

Барысы да бәйрәм белән котлап,

Матур теләк тели аларга.

Котлауларны җырлар алыштыра,

Ә җырларны матур шигырьләр...

Бөтен тирә-якта бәйрәм рухы,

Сөенергә тиеш күңелләр.

Инде дәрескә дә дәшеп чыңлый

Кыңгырауның дәртле тавышы.

Янымда сез булмаганга микән

Күңелемдә көзләр сагышы.

фото: http://yandex.ru/yandsearch

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара шигырь бәйрәме өркеш

erid: 2VtzqxWHLUk