Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районыбызның бер төркем ветераннары Саба районында экскурсиядә булып кайттылар

Районыбызның бер төркем ветераннары Саба районында экскурсиядә булып кайттылар. Алар Сатыш авылындагы кәҗә фермасында, данлыклы Дендробакчада, Саба урманчылыгын үстерүгә зур өлеш керткән Нургали Миңнеханов музеенда, агач эшкәртү заводында, картлар йортында булганнар. -Сатыш фермасында 90 баш савым кәҗәдән 280 литр сөт савыла. Сөттән кымыз, сыр, эремчек, катык, туңдырма ясыйлар, ә артып...

Районыбызның бер төркем ветераннары Саба районында экскурсиядә булып кайттылар. Алар Сатыш авылындагы кәҗә фермасында, данлыклы Дендробакчада, Саба урманчылыгын үстерүгә зур өлеш керткән Нургали Миңнеханов музеенда, агач эшкәртү заводында, картлар йортында булганнар.

-Сатыш фермасында 90 баш савым кәҗәдән 280 литр сөт савыла. Сөттән кымыз, сыр, эремчек, катык, туңдырма ясыйлар, ә артып калган сөтне Марий-Элга озаталар икән. Биредә шулай ук сыерлар, атлар да асрыйлар, умарта тоталар. Дендробакчадагы эшчәнлеккә дә таң калырлык. Анда 500гә якын төрдәге үсентеләр игелә. Гомумән, Лесхоз бистәсендәге музейда, агач эшкәртү заводында булу да күңелдә зур тәэсирләр калдырды, ә картлар йортын күрү уйланырга, гыйбрәт алырга этәргеч ясады. Әлеге сәяхәтне оештыручыларга, безне ачык йөз белән каршы алган, озатып йөргән күршеләребезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез, - дип хәбәр итте Нурислам Галиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев