Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин Олыязда яшәүче Нәзифә апаны 95 яшьлеге белән котлады (+фото)

Олыяз авылында яшәүче Мәхмүтова Нәзифә Шакир кызына бүген 95 яшь тулды. Юбилярны район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин тәбрикләп, аңа Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук "Урал" хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов һәм авыл җирлеге башлыгы Рамил Мәликов та юбилярга үзләренең котлау сүзләрен ирештерделәр. Нәзифә апа...

Олыяз авылында яшәүче Мәхмүтова Нәзифә Шакир кызына бүген 95 яшь тулды. Юбилярны район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин тәбрикләп, аңа Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук "Урал" хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов һәм авыл җирлеге башлыгы Рамил Мәликов та юбилярга үзләренең котлау сүзләрен ирештерделәр.

Нәзифә апа - тугыз бала әнисе. Бүгенге көндә балаларының җидесе исән-сау - гаиләләре белән Кукмарада, Киров өлкәсендә һәм Олыязда яшиләр. Юбилярның 17 оныгы, 21 оныкчыгы, 1 оныгының оныгы бар.

Нәзифә апа гомере буе колхозда төрле эштә эшли, ә лаеклы ялга чыккач, 11 ел буе алмагачлыкта хезмәт куя. Бүгенге көндә әбекәй улы һәм килене гаиләсендә бик бәхетле гомер кичерә.

Шулай ук бүген Кече Чурадан Федора Тарасова, Поч.Сутердан Александра Ермолаева, Лидия Михайлова, Иске Юмьядан Ольга Тохтарова, Битләнгердән Нури Мәрданов, Лубяннан Миннебикә Фәттаховалар да үзләренең 90 һәм 95 яшьлек олы юбилейларын билгеләп үттеләр. Өлкәннәребезне котлыйбыз, саулык-сәламәтлек телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk