Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район башлыгы Кукмарада яшәүче Гариф Фәйзуллинны 90 яшьлек олуг юбилее белән тәбрикләде(+фото)

Кукмарада яшәүче Гариф абый Фәйзуллинның бүген гомер бәйрәме - 90 яшь тулган көне. Аны күркәм юбилее һәм якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән район башлыгы Сергей Димитриев тәбрикләде. Аңа күңел тынычлыгы, сәламәтлек, балаларының һәм оныкларының хөрмәтен тоеп яшәвен теләде, шулай ук Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге...

Кукмарада яшәүче Гариф абый Фәйзуллинның бүген гомер бәйрәме - 90 яшь тулган көне. Аны күркәм юбилее һәм якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән район башлыгы Сергей Димитриев тәбрикләде. Аңа күңел тынычлыгы, сәламәтлек, балаларының һәм оныкларының хөрмәтен тоеп яшәвен теләде, шулай ук Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды.

Гариф абый чыгышы белән Уразай авылыннан булып, бүгенге көндә Кукмарада гомер кичерә. Аңа тормыш авырлыкларын күп күрергә туры килсә дә, ул бервакытта да югалып калмый. "Россия" колхозында, ипи пешерү цехында, кибетләрдә эшли. Биш малай, бер кыз тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә оныклар, оныкчыклар сөя.

-Әти бервакытта да син - кызым, син киленем дип аермады. Барчабызны тигез күрде. Аллага шөкер, безне муллыкта, байлыкта, рәхәт яшәтте, - диделәр киленнәре, кайнаталарына рәхмәтләрен ирештереп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk