Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ныртыдан Мәрьям апа Кәримова җыр-моңны ярата

Үзенең 40 ел гомерен дуңгызчылык фермасында эшләүгә багышлаган Мәрьям апа Кәримованың Нырты мәдәният йортында юбилей кичәсе узды. Мәрьям апа моннан 75 ел элек гади эшчеләр гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. Алты еллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, гаиләләре белән Казахстанга күченеп китәләр. Анда ул пешекче ярдәмчесе булып эшли. Ә инде кабат...

Үзенең 40 ел гомерен дуңгызчылык фермасында эшләүгә багышлаган Мәрьям апа Кәримованың Нырты мәдәният йортында юбилей кичәсе узды.

Мәрьям апа моннан 75 ел элек гади эшчеләр гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. Алты еллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, гаиләләре белән Казахстанга күченеп китәләр. Анда ул пешекче ярдәмчесе булып эшли. Ә инде кабат туган якларына кайткач, Мәрьям апа фермага эшкә урнаша һәм анда дуңгызлар карый. 1965 елда Хатыйп абый белән бик матур тормыш коралар. Алар Раушания һәм Рузалия исемле ике кыз тәрбияләп үстерделәр. Кызганыч, 34 ел бергә гомер кичергән пар канаты гына иртә бакыйлыкка күчә шул. Биш оныгы, өч оныкчыгы - юбиляр өчен иң зур сөенеч һәм шатлык.

Мәрьям Кәримованың гомер бәйрәме уңаеннан оештырылган чарада аның тормыш юлына күзәтү ясалды, сәхнәдән шигырьләр сөйләнелде, ул заман кешеләренең яшьлек җырлары яңгырады. Шулай ук кичәдә юбилярның дуслары-туганнарына да сүз бирелде, сәхнәләштерелгән күренешләр дә күрсәтелде.

Кечкенәдән җыр-моңга хирыс булган Мәрьям апа әле бүген дә сәхнә түрендә. Үз чордашларына яхшы күңелле, якын дус булса, яшьләргә киңәшче һәм аларны сәхнә серләренә өйрәтүче ул.

Гөлнур ИВАНОВА, Нырты авылы

фото: http://мой-профком.рф/news/pesennyj-fleshmob/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X