Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Медальгә дәгъва кылучы укучыларның исемлеге билгеле булды

Укучыларның: "Бердәм дәүләт имтиханнарын ничек тапшырыга?! Тизрәк кулга аттестат аласы иде", - дип хыялланган вакытлары, ниһаять, артта калды. Ана кош балаларын очырган кебек, мәктәп тә укучыларын яңа тормышка озата. Узган атнада укучылар үзләренең 11 еллык хезмәтләренә нокта куйдылар . Кулларында - көтелгән аттестат. Районыбызда быел мәктәпне барлыгы 390 укучы тәмамлады....

Укучыларның: "Бердәм дәүләт имтиханнарын ничек тапшырыга?! Тизрәк кулга аттестат аласы иде", - дип хыялланган вакытлары, ниһаять, артта калды. Ана кош балаларын очырган кебек, мәктәп тә укучыларын яңа тормышка озата. Узган атнада укучылар үзләренең 11 еллык хезмәтләренә нокта куйдылар . Кулларында - көтелгән аттестат.

Районыбызда быел мәктәпне барлыгы 390 укучы тәмамлады. Шуларның 52се - иң яхшы билгеләренә генә укучы исеменә лаек булды.

Чыгарылыш сыйныф укучыларын Җиңү паркы каршындагы мәйданда узган тантанада район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин тәбрикләде:
-Алдагы тормышыгызда сезнең зур уңышларга ирешүегезне телим. Туган нигезегезне, районыбызны онытмагыз. Әти-әниләргә, укытучыларга, мәгариф бүлеге хезмәткәрләренә зур рәхмәтемне җиткерәм, - диде ул һәм бик яхшы билгеләренә генә укучыларга Мактау грамоталары һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырды.

Бәйрәм тантанасы район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров, әти-әниләр, кунакларның котлаулары, укучыларның җырлары, шигырьләре белән дәвам итте.

Фәрия САБИРОВА, Киндеркүл авылы:
-Шатлыклы, шул ук вакытта дулкынландыргыч көч бүген безнең өчен: оныгыбыз Гөлия Сабирова күппрофильле лицейны тәмамлап, кулына аттестат ала. Ул гына да түгел, мәктәптә "биш"ле билгеләренә генә укыды. Бик тырыш, талантлы кызыбыз. Бүгенге бәйрәмне дә алып бара әле ул. Аның өчен горурланып торабыз.

Алена ИШМӘТОВА, 3нче урта мәктәп:
-Сыйныфта без 19 укучы идек: 10 егет, 9 кыз. Бердәм дәүләт имтиханнарының барысын да яхшы тапшырдым. Журналистика факультетына укырга керергә җыенам. Район газетасында да язмаларым чыгып бара.

Илназ ЗАКИРОВ, 4нче урта мәктәп:
-Мәктәптән бер дә китәсе килми. Дуслардан аерылу күңелгә ниндидер моңсулык өсти. Шулай да, белем алуны дәвам итәргә кирәк. Теләгем - Казан Дәүләт энергетика институтына укырга керү. Балларым да җитәрлек. Мәктәптә укыганда спорт белән дә шөгыльләндем. Самбо буенча Татарстан чемпионы да әле мин.

Светлана БУРЦЕВА, Альбина МӨХӘММӘТОВА, Манзарас урта мәктәбе укытучылары:
-Бу безнең 8нче чыгарылыш, барлыгы 14 укучыны олы тормышка озатабыз. Бу сыйныфта аеруча талантлы, акыллы, тәрбияле балалар укыды. Алар укуда гына түгел, районара конкурсларда да бик теләп катнаштылар, призлы урыннарга лаек булдылар. Алар безнең горурлыгыбыз иделәр. Алга таба да югары уку йортларына укырга кереп, тормышта үз урыннарын таба алсалар иде.

Гөлназ БАҺАУТДИНОВА, Кукмара бистәсе:
-Кызым Алия 11 сыйныфны тәмамлый. Бик тырышып, яхшы билгеләргә генә укыды. Бик куанычлы көн булса да, бераз дулкынланам. Кукмара 1нче гимназиясенең укытучылар коллективына чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә.
Әйе, гомер аты туктап тормый шул, алга чаба. Күңелләр җилкенә, алда - ак, тапланмаган хыяллар…

Гөлия НУРИЕВА

"Укудагы уңышлары өчен" медальгә дәгъва кылучыларның исемлеге

Күппрофильле лицей:
Алмаз Хәбибрахманов
Гөлия Сабирова
Альмира Баһаветдинова
Ландыш Әхтәмова
Вероника Смирнова
Инсаф Галимуллин
Кукмара 1нче гимназиясе:
Зөлфәт Бәдретдинов
Зөлфия Минимуллина
Ләйсән Галимөхәммәтова
Ләйсән Хәлиуллина
Алия Сәйфуллина
Инсаф Мөхәммәтов
Диләрә Дәүләтшина
Ландыш Шаяхмәтова
Кукмара 4нче урта мәктәбе:
Алия Закирова
Индира Закирова
Анжелика Ракеева
Илүзә Сафина
Әмир Хәсәнов
Рушан Хуҗин
Айгөл Хөснетдинова
Зәлия Якупова

Кукмара 3нче урта мәктәбе:
Гөлия Габделәхәтова
Нырты урта мәктәбе:
Алинә Заһидуллина
Динар Фәләхов
Нәфис Фәләхов
Лубян урта мәктәбе:
Гөлнара Гайнанова
Алинә Мельникова
Алсу Сираҗетдинова
Югары Чура урта мәктәбе:
Анна Иванова
Юлиана Елизарова
Кәркәүч урта мәктәбе:
Зөһрә Абдуллина
Байлангар урта мәктәбе:
Индира Галимова
Мәчкәрә урта мәктәбе:
Айсинә Баязитова
Янил урта мәктәбе:
Эльвира Варламова
Алинә Мөлекова
Рания Хөсәенова
Дилә Мотыйгуллина
Зур Кукмара урта мәктәбе:
Зәлия Сабирова
Пычак урта мәктәбе:
Илүзә Мөлекова
Рифат Шакиров
Рөстәм Гарифуллин
Диләрә Шакирова
Зур Сәрдек гимназиясе:
Диләрә Әхмәтова
Инсаф Миннемуллин
Мәмәшир урта мәктәбе:
Диана Насыйбуллина
Поч.Кучук урта мәктәбе:
Екатерина Исламова
Ош.Юмья урта мәктәбе:
Екатерина Федорова
Урта Комар урта мәктәбе:
Дмитрий Михайлов
Түбән Үрәс урта мәктәбе:
Альбина Ибраһимова
Поч.Сутер урта мәктәбе:
Ксения Костина
Нырья урта мәктәбе:
Лариса Николаева.

фото: http://islamforum.ru/threads/%D0%9F%D0%9E%D0%97%D0%94%D0%A0%D0%90%D0%92%D0%9B%D0%95%D0%9D%D0%98%D0%AF.435/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X