Хәбәрләр

Март аенда районыбызның кайбер җирлекләрендә сөт җыю бәяләре бераз төшкән

Ел саен җәйге айларда шәхси хуҗалыклардан сөт җыю бәяләренең кимүе күзәтелә. Март аенда да кайбер авыл җирлекләрендә бәяләр 10 тиеннән 1 сумга кадәр төшкән. Иң югары бәя Сәрдекбаш авыл җирлегендә булган. Биредә сөт җыючы эшмәкәр Раниф Әхмәтов сөтнең һәр литры өчен 20 сум 50 тиеннән исәп-хисап ясаган. Күп авылларда сөткә...

Ел саен җәйге айларда шәхси хуҗалыклардан сөт җыю бәяләренең кимүе күзәтелә. Март аенда да кайбер авыл җирлекләрендә бәяләр 10 тиеннән 1 сумга кадәр төшкән. Иң югары бәя Сәрдекбаш авыл җирлегендә булган. Биредә сөт җыючы эшмәкәр Раниф Әхмәтов сөтнең һәр литры өчен 20 сум 50 тиеннән исәп-хисап ясаган. Күп авылларда сөткә 20 сумнан, ә Лельвиж, Югары Чура, Өркеш, Янил авыл җирлекләрендә 19 сум 50 тиеннән түләнгән. Иң түбән бәя Нырты, Ятмас Дусай, Оштырма Юмья авыл җирлекләрендә булган - сөтнең литры 18 сум 50 тиеннән җыелган.

фото: http://specagro.ru/news?pr=&print=1&r10_page=669&y&y

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев