Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Лубянда 54 яшьлек хатын-кыз янып үлгән

Шатлык-сөенеч белән бергә кайгы-хәсрәт тә янәшә йөри, дип белми әйтмиләр. 8 гыйнварда Лубяндагы шәхси хуҗалыкларның берсендә чыккан янгын вакытында 54 яшьлек ханымның һәлак булуы аеруча аяныч... -Яңа ел бәйрәмнәре вакытында янгыннар турында өч хәбәр алынды. Шуларның берсе - Иске Юмья авылы янында чүп яну, икенчесе Нырты авылындагы йортларның берсендә мичнең...

Шатлык-сөенеч белән бергә кайгы-хәсрәт тә янәшә йөри, дип белми әйтмиләр. 8 гыйнварда Лубяндагы шәхси хуҗалыкларның берсендә чыккан янгын вакытында 54 яшьлек ханымның һәлак булуы аеруча аяныч...

-Яңа ел бәйрәмнәре вакытында янгыннар турында өч хәбәр алынды. Шуларның берсе - Иске Юмья авылы янында чүп яну, икенчесе Нырты авылындагы йортларның берсендә мичнең төзек булмавы нәтиҗәсендә чормага төтен чыгу белән бәйле иде. Янгын сүндерү хезмәткәрләренең үзвакытында килүләре нәтиҗәсендә Ныртыда бәхетсезлек очрагы булмый калды, - ди Кукмара һәм Балтач районнарының янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән дознавателе Эльбрус Әхмәтҗанов. - Ә менә Лубян поселогында янгын турында хәбәр көндезге сәгать өченче яртыларда алынды. Нәтиҗәдә бер хуҗалыкның йорты тулысынча янып бетте, өйгә терәп салынган гаражга зыян килде. Янгын сүндерелгәннән соң, өй эчендә хатын-кыз мәете табылды. Күршеләренең ярдәме белән әлеге ханымның ире, кияве, җиде һәм сигез яшьлек ике оныгы исән-сау кала. Янгында гомере өзелгән ханым көндез йокларга ята, ире һәм кияве телевизор карыйлар, кызы өйдән чыккан була. Өлкәннәр игътибарыннан читтә калган ике бала шырпы белән уйныйлар һәм нәтиҗәдә үзләре дә могҗиза белән генә исән-сау калалар. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хатынкыз янгын һәлак булган

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X