Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукуруз нигә үсми?

- Соңгы елларда басуларда кукуруз никтер үсми башлады. Моның сәбәбе нәрсәдә икән? Әлеге сорауга "Россельхознадзор"ның фитосанитария күзәтчелеге бүлеге дәүләт хезмәткәре Мөдәррис Фәттахов җавап бирә: . -Безнең якларга кукуруз орлыгы күбрәк Краснодар, Кабардина Балкария өлкәләреннән кайта. Орлыкларның сортлары да, аларның документлары да беренче карашка күңелдә шик калдырмый кебек. Әмма нигәдер кайбер...

- Соңгы елларда басуларда кукуруз никтер үсми башлады. Моның сәбәбе нәрсәдә икән?
Әлеге сорауга "Россельхознадзор"ның фитосанитария күзәтчелеге бүлеге дәүләт хезмәткәре Мөдәррис Фәттахов җавап бирә: .
-Безнең якларга кукуруз орлыгы күбрәк Краснодар, Кабардина Балкария өлкәләреннән кайта. Орлыкларның сортлары да, аларның документлары да беренче карашка күңелдә шик калдырмый кебек. Әмма нигәдер кайбер хуҗалыкта бу үсемлек яхшы үсә, ә кайбер хуҗалыкта начар. Бәлки технология таләпләре үтәлеп бетмидер - кемдер иртәрәк чәчкән, кемдер соңрак? Бу хәлнең башка сәбәпләре дә булырга мөмкин. Кайбер хуҗалыклар закон таләпләрен үтәмичә, карантин зонасыннан кайткан орлыкларны тиешенчә тикшертмичә чәчеп куялар. Мондый ашыгычлык зур күңелсезлекләр китереп чыгарырга мөмкин. Әгәр дә чәчүлек җиренә карантин орлыгы керә икән, моны тиз генә бетерәм димә. Орлык сатучылар ялган орлык сатмыймы? Моны ачыклау өчен кайткан орлыкның документта язылган билгеләргә туры киләме- юкмы икәнен тикшертү зарур. Бу Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы таләбе булуына карамастан, кайбер хуҗалыкларда моңа салкын карыйлар. «ТМВЛ» федераль дәүләт бюджет учреждениесе хуҗалыкларга кукуруз орлыгының документтагы билгеләргә туры килгәнлеген ачыклап бирә ала.

фото http://abigail.agroblogs.com/horoshie_rezultatyi_dayut_posevyi_kukuruzyi_na_silos_vm.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X