Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмараның Гвардейская урамындагы күл кибә (+фото)

Дөнья мәшәкате күпләрнең җанын сукыр булырга мәҗбүр итә. Кайчак адәм баласы, үзе дә сизмәстән, җәмгыятькә, димәк, үзенә дә зыян салып гомер итә. Табигать биргән мөмкинлекләрдән файдалана кешелек, ләкин күпләр аны саклыйсы урынга, киресенчә, пычрата. Мисал өчен районыбызның Гвардейская урамында урнашкан күлне алыйк. Моннан берничә ел элек ул бала-чагаларның шат авазлары...

Дөнья мәшәкате күпләрнең җанын сукыр булырга мәҗбүр итә. Кайчак адәм баласы, үзе дә сизмәстән, җәмгыятькә, димәк, үзенә дә зыян салып гомер итә.

Табигать биргән мөмкинлекләрдән файдалана кешелек, ләкин күпләр аны саклыйсы урынга, киресенчә, пычрата. Мисал өчен районыбызның Гвардейская урамында урнашкан күлне алыйк. Моннан берничә ел элек ул бала-чагаларның шат авазлары белән яңгырап торса, бүгенге көндә ул шул ук балаларның һәм башка күңел ачучыларның саксыз кылануылары сәбәпле көннән көн пычрана, кибә.

Сулык коруда табигатьнең дә өлеше бар, диярсез сез. Әйе, хак. Ләкин ни сәбәпледер, райондашларыбыз арасында бу факторны күрә торып та, юкка чыга баручы күлгә "борыч" сибүчеләр бар бит... Алар үзләренә һәм җәмгыятькә зыян китереп рәхәтләнеп гомер итәләр.

Райондашлар, Табигать-Анабызны саклыйк! Табигать мөмкинлекләреннән файдаланганбыз икән, димәк, без аларны сакларга да тиеш.

Әдилә ГАЛИМОВА, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk