Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарага тагын бер “Автолавка” машинасы кайтачак

Татпотребсоюз берләшмәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов катнашында җыелыш үткәрелде. Ул районнарда кулланучылар җәмгыяте системасын торгызу, хәзерләүләр эшен җайга салу мәсьәләләренә тукталды. -Республика буенча 645 авылда бер кибет тә юк, сезнең районда да 49 авыл халкы сату нокталарына мохтаҗ. Шуны искә алып, без районнарда автолавка эшен җайга салу максатыннан, машиналар бирдек, Кукмарага...

Татпотребсоюз берләшмәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов катнашында җыелыш үткәрелде. Ул районнарда кулланучылар җәмгыяте системасын торгызу, хәзерләүләр эшен җайга салу мәсьәләләренә тукталды.

-Республика буенча 645 авылда бер кибет тә юк, сезнең районда да 49 авыл халкы сату нокталарына мохтаҗ. Шуны искә алып, без районнарда автолавка эшен җайга салу максатыннан, машиналар бирдек, Кукмарага да өч машина кайтты. Алар график нигезендә авылларга азык-төлек ташый. Әмма атнага бер килү генә җитми, ике тапкыр баруны оештырырга кирәк. Шуңа сезгә тагын бер машина бирәчәкбез, - диде ул.

Халык бакчасында үстерелгән бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш уңышын ничек урнаштырырга белми. Соңгы елларда йон, тире, чүпрәк-чапрак, дару үләннәре җыю да тукталды. Аларның барысын да торгызу бурычы тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk