Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарадан "Халык контроле"нә юлланган хәбәрләрнең күбесе юл хәрәкәтен оештыру белән бәйле

Республикада "Халык контроле" дәүләт мәгълүмати системасы эшли. Аның ярдәмендә һәркем үзенең моң-зарлары, теләк-тәкъдимнәре, проблемаларын төрле ведомстволарга җиткерә, кешеләр калдырган гаризаларга "ошый" (ошамый) тамгасын куя, ведомстволар чыгарган карарларны бәяли ала. Шунысын да искәртеп узарга кирәк: гариза калдырырга теләүче кеше uslugi.tatarstan.ru порталында теркәлгән булырга тиеш. Системаның эшләү статистикасы белән һәрдаим танышып барырга...

Республикада "Халык контроле" дәүләт мәгълүмати системасы эшли. Аның ярдәмендә һәркем үзенең моң-зарлары, теләк-тәкъдимнәре, проблемаларын төрле ведомстволарга җиткерә, кешеләр калдырган гаризаларга "ошый" (ошамый) тамгасын куя, ведомстволар чыгарган карарларны бәяли ала. Шунысын да искәртеп узарга кирәк: гариза калдырырга теләүче кеше uslugi.tatarstan.ru порталында теркәлгән булырга тиеш.

Системаның эшләү статистикасы белән һәрдаим танышып барырга мөмкин. Бүгенге көнгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, "Халык контроле"нә безнең районнан 191 хәбәр теркәлгән. Шуларның 140ы хәл ителгән, 47се планлаштырылган, 2се хәл ителү стадиясендә. Район халкын борчыган төп мәсьәләләр булып юл хәрәкәтен оештыру (85 гариза), территорияне төзекләндерү (66 гариза), тышкы реклама кагыйдәләрен бозу (20 гариза), балалар бакчасы (2 гариза), чүплекләр мәсьәләсе (2 гариза) тора.

фото: http://www.evening-kazan.ru/calendar/2014-04-22

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk