Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада яшәүче Зөлфия Нигъмәтуллина инде 15 ел бакчачылык белән шөгыльләнә

Зөлфия Нигъмәтуллина бакчачылык белән инде 15 ел шөгыльләнә. Аның бакчасында төрле-төрле үсемлекләр һәм чәчәкләр бар. Бик күп еллар балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Анда да бүлемтектә матур-матур чәчәкләр утырта. Кечкенәдән үк балаларны үсемлекләрне яратырга, табигать белән ярашлыкта яшәргә өйрәтә. -Зөлфия апа, бакчачылык белән күптән шөгыльлләнәсезме? -Мәктәптә укыганда ук инде чәчәкләр...

Зөлфия Нигъмәтуллина бакчачылык белән инде 15 ел шөгыльләнә. Аның бакчасында төрле-төрле үсемлекләр һәм чәчәкләр бар. Бик күп еллар балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Анда да бүлемтектә матур-матур чәчәкләр утырта. Кечкенәдән үк балаларны үсемлекләрне яратырга, табигать белән ярашлыкта яшәргә өйрәтә.

-Зөлфия апа, бакчачылык белән күптән шөгыльлләнәсезме?

-Мәктәптә укыганда ук инде чәчәкләр белән кызыксындым. Хәзер инде 15 ел үз бакчамда үсемлекләр карап үстерәм.

-Бакчагызда нинди үсемлекләр бар?

-Бөтен кирәкле үсемлекләр, җиләк-җимешләр, слива, груша, алмагачлар, карбыз белән кавын. Чәчәкләрне дә бик яратып үстерәм.

-Нинди ашламалар кулланасыз?

-"HB-101" - Япониядә чыккан ашлама, ул үсемлекләргә көч бирә. Бер литрга бер тамчы саласы. 2 ел инде аның белән кулланам, минемчә, калган ашламаларга караганда, уңышы күпкә яхшырак. Шулай ук, "Клад" дигән натураль ашламаны сезонга 3 тапкыр кулланам.

-Бүгенге көндә бакчачыларны борчый торган проблема - кырмаскалар. Сез аларны нәрсә беллән бетерәсез?

-Кырмыскалардан "Муравьед" яки акбурга ошаган "Машенька» дигән препарат кулланам.

-Сез чәчәкләрне бик яратып үстерәм дидегез. Ниндиләре сездә бар?

-Чәчәкләрне чыннан да бик яратам. Урамда пионнар, розалар, тюльпаннар, лилияләр үсә. Бу елны беренче тапкыр рябчик чәчәге атты. Астралар, циннияләр, молочай - "снег на горе", клематис, гортензия, дицентра бар. Гергинның сарысы, кызылы, ак төслесе бар, элек-электән бик яратып утыртам аларны.

-Ә сез кайдан киңәшләр аласыз, кайдан яңалыкларга өйрәнәсез?

-Төрле бакчачылык турында китаплар укыйм, журналларның "Сам хозяин" ,"Мир садовода" дигәннәрен яратам.

-Ә өйдә сезнең нинди гөлләр үсә?

-Орхидеялар, клеродендрум хазер чәчәк ата, кыш көне цикламеннар ата, бегония, гербера, бугенвиллия һәм башкалары.

-Яшелчәләрдән бакчагызга нәрсә утыртасыз?

-Һәрвакыттагыча помидор, кыяр, чөгендер, борчак, бәрәңге, кишер, суган, сарымсак, редиска үтыртам. Шулай ук төрле сорт виктория бар, апрель башында бишәр төп карбыз белән кавын утыртам. Бакчада чия агачлары, черешня, 4 төрле слива, 5 төрле алмагач, кара һәм кызыл карлыган, зелпе, кара бөрлегән, ирга, крыжовник, кура җиләге бар.

-Корткычлардан ничек сакланасыз?

-Башта үсемлекләргә салкын су сиптерәм, соңыннан химик препаратларга күчәм.

-Әңгәмә ахырында, укучыларга нинди киңәш бирер идегез?

-Беренче чиратта, үсемлекләрнең барысын да яратырга кирәк. Иртә белән торгач, алар белән сөйләшергә кирәк. Чәчәкләр бит алар дөньяны ямьләндерә.

Рузилә Авбакирова

фото: http://images.yandex.ru/yandsearch

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара чәчәк

erid: 2VtzqxWHLUk