Кукмарада көннәр салкынайта
Инде кыш килеп җитте дигәндә генә, берничә көн элек, янәдән язга әйләнеп кайткандай булган идек. Буранлап, зур көртләр булып яуган карлар эреп бетте, юлларда сулар җыелып торды. Инде менә кабат әкренләп кенә кышка кереп баруыбыз, башкача җылытмас кебек. Бүген көндез 2 градус суыклык сакланачак, иртәгә - 5, җомга көнне инде...
Инде кыш килеп җитте дигәндә генә, берничә көн элек, янәдән язга әйләнеп кайткандай булган идек. Буранлап, зур көртләр булып яуган карлар эреп бетте, юлларда сулар җыелып торды. Инде менә кабат әкренләп кенә кышка кереп баруыбыз, башкача җылытмас кебек. Бүген көндез 2 градус суыклык сакланачак, иртәгә - 5, җомга көнне инде 8 градус салкынлык көтелә.Төннәрен, ә иртәгә көндезен бераз кар явып үтәчәк. Кышкы ай - декабрьгә кергәндә җирләр кар юрганы ябынган булыр, шәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев