Кукмарада "Ел тәрбиячесе" бәйгесенең район туры узды
(Кукмара, "Хезмәт даны"). Поселокның "Кыңгырау" балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе - 2017" республика бәйгесенең район туры узды. Район мәгариф идарәсенең баш белгече Рушания Фәйзетдинова сүзләренә караганда, конкурсның беренче этабында район балалар бакчаларыннан - 18, икенче турда 11 тәрбияче катнашкан. Финалга чыккан биш райондашыбыз бәйгенең йомгаклау өлешендә көч сынашты, балаларга белем һәм...
(Кукмара, "Хезмәт даны"). Поселокның "Кыңгырау" балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе - 2017" республика бәйгесенең район туры узды. Район мәгариф идарәсенең баш белгече Рушания Фәйзетдинова сүзләренә караганда, конкурсның беренче этабында район балалар бакчаларыннан - 18, икенче турда 11 тәрбияче катнашкан. Финалга чыккан биш райондашыбыз бәйгенең йомгаклау өлешендә көч сынашты, балаларга белем һәм тәрбия бирүдә үзләренең осталыкларын күрсәтте. Бәйге нәтиҗәләре буенча беренче урынны 4нче номерлы "Ләйсән" балалар бакчасының музыка җитәкчесе Индира Заһидуллина алды, икенче-өченче урыннарны поселокның "Кояшкай" бакчасы тәрбиячесе Ольга Петрова, "Йолдызлык"тан Гөлнара Шакировалар бүлеште. Призлы урыннар алган өч гүзәл ханым да бәйгенең Арчада узачак зона этабында катнашачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев