27 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Кукмара марийлары автономиясенең җыелышы булды
(Кукмара, "Хезмәт даны"). Поч.Кучук мәдәният йортында "Татарстан республикасы марийлары милли-мәдәни автономиясе"нең Кукмара бүлекчәсе утырышы узды. Анда оешма рәисе Леонид Искаковның ел дәвамында башкарылган эшләр хакында хисабы тыңланды, агымдагы елга план кабул ителде, максат һәм бурычлар билгеләнде.
-
Район прокуроры ярдәмчесе укучылар белән очрашты
(Кукмара, "Хезмәт даны"). Район прокуроры ярдәмчесе Рамил Зәйнетдинов Нырты мәктәбенең 8-10 сыйныф укучылары белән очрашты. Ул балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү, экстремистлыкка каршы тору турында сөйләде.
-
Лубян көллияте студентлары полиция хезмәткәрләре белән очрашты
(Кукмара, "Хезмәт даны"). Лубян урман-техник көллиятендә белем алучы егет-кызлар, Россия студентлары көне уңаеннан район эчке эшләр бүлегендә булып, полиция хезмәткәрләре белән очрашты. Экскурсия бүлекнең дежур частеннән башланды. Җинаятьчеләрне эзләү, дозание бүлекләренең эшчәнлекләре дә студентларда кызыксыну уятты. фото район эчке эшләр бүлеге сайтыннан
-
Территория һәм биналарны Яңа елга иң яхшы бизәү буенча район конкурсы нәтиҗәләре
Төзелеш, торак -коммуналь хуҗалыгы, юл-транспорт хезмәте күрсәтү оешмалары арасында : 1 урын - "Инженерлык челтәре". 2 урын - Строй-Гарант". 3 урын - "Татавтодор" филиалының Кукмара юл төзү-ремонтлау участогы. Сәнәгать производство предприятиеләре арасында: 1 урын - Кукмара металл савыт-сабалар заводы. 2 урын - шәхси эшмәкәр Рамазан Юнысов. 3 урын - Кукмара...
-
Кукмарада "Ел тәрбиячесе" бәйгесенең район туры узды
(Кукмара, "Хезмәт даны"). Поселокның "Кыңгырау" балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе - 2017" республика бәйгесенең район туры узды. Район мәгариф идарәсенең баш белгече Рушания Фәйзетдинова сүзләренә караганда, конкурсның беренче этабында район балалар бакчаларыннан - 18, икенче турда 11 тәрбияче катнашкан. Финалга чыккан биш райондашыбыз бәйгенең йомгаклау өлешендә көч сынашты, балаларга белем һәм...
-
Тау чаңгысы комплексы хезмәткәрләре балаларга сөенеч бүләк итте
(Кукмара, "Хезмәт даны"). "Тылсым" халыкка хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре ведомствоара исәптә торучы балалар һәм аларның әти-әниләре өчен сәламәт яшәү рәвеше алып баруга юнәлдерелгән чара уздырды. Хәйрия акциясе кысаларында "Бакыр тавы" тау чаңгысы комплексына бару оештырылды. Комплекс хезмәткәрләре чаңгылар, таудан шуарга кабартылган чана (тюб) биреп торып, балаларга рәхәтләнеп күңел ачу өчен...
-
Кукмараның участок инспекторы мактаулы исемгә лаек булды
(Кукмара, "Хезмәт даны"). Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында Президент Рөстәм Миңнеханов ведомствоның аеруча тырыш хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Район эчке эшләр бүлегенең участок инспекторы, полиция майоры Айдар Фәйзуллинга "Татарстан буенча эчке эшләр органнарының атказанган хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде. фото http://prav.tatarstan.ru