Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүче иң яхшы тәрбиячене ачыкладылар (+Фоторепортаж)

Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе, мәгариф идарәсе тарафыннан "Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүче иң яхшы тәрбияче" дигән республика бәйгесенең район туры уздырылу турында хәбәр иткән идек инде. Әлеге конкурста район балалар бакчаларыннан 19 тәрбияче катнашырга теләк белдерде. Алар беренче турда балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча башкарган хезмәтләрен тәкъдим...

Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе, мәгариф идарәсе тарафыннан "Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүче иң яхшы тәрбияче" дигән республика бәйгесенең район туры уздырылу турында хәбәр иткән идек инде. Әлеге конкурста район балалар бакчаларыннан 19 тәрбияче катнашырга теләк белдерде. Алар беренче турда балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча башкарган хезмәтләрен тәкъдим иттеләр. Бу турны уңышлы узганнар исә автомәктәптә юл йөрү кагыйдәләре буенча имтихан тапшырды.

Иң күп балл туплаган алты тәрбияче балалар белән дәрес фрагменты күрсәтте, бәйгенең финал өлешендә үзен сынады.

Бәйге нәтиҗәләре буенча беренче урынны поселокның "Ләйсән" балалар бакчасыннан Гөлнар Әшрәпова, икенче урынны поселокның "Кояшкай" балалар бакчасыннан Гөлүсә Әхәтова, өченче урынны поселокның "Ромашка" балалар бакчасыннан Гөлназ Нәҗипова алды.

Поселокның "Чулпан" бакчасыннан Лариса Васильева "Юл йөрү кагыйдәләре буенча иң яхшы дәрес үрнәге күрсәтүче" , "Гөрләвек"тән Эльвира Галәветдинова "Педагогик системаны презентацияләү", ә "Кыңгырау"дан Гүзәлия Шәрипова "Юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белүче" номинацияләрендә җиңү яуладылар.

Тәрбиячеләрнең барысын да котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев