Кукмара мәдрәсәсендә җыелыш үтте
Кукмара мәдрәсәсендә мәчет каршында укытучы мөгаллимәләр һәм абыстайлар катнашында чираттагы җыелыш үткәрелде. Җыелышта абыстай әдәбе буенча районның мөслимәләр берлеге җитәкчесе Гөлсинур Әксәнова чыгыш ясады. Мәдрәсәдә, мәчеттә тәҗвид кагыйдәләрен укыту үзенчәлекләре дигән темага мәдрәсә директоры Ришат Курамшин, тәҗвид укытуда күргәзмә әсбаплар, тестлар куллану турында Таһирә Шакировалар сөйләсә, гакыйдә фәнен укыту үзенчәлекләре...
Кукмара мәдрәсәсендә мәчет каршында укытучы мөгаллимәләр һәм абыстайлар катнашында чираттагы җыелыш үткәрелде. Җыелышта абыстай әдәбе буенча районның мөслимәләр берлеге җитәкчесе Гөлсинур Әксәнова чыгыш ясады. Мәдрәсәдә, мәчеттә тәҗвид кагыйдәләрен укыту үзенчәлекләре дигән темага мәдрәсә директоры Ришат Курамшин, тәҗвид укытуда күргәзмә әсбаплар, тестлар куллану турында Таһирә Шакировалар сөйләсә, гакыйдә фәнен укыту үзенчәлекләре дигән темага мәдрәсә мөгаллимәсе Миләүшә Гатина чыгыш ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев