Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара базарында җиләк исе килә (+фото)

Җәй айлары җитү белән район халкы баш күтәрми басу-бакчаларда хезмәт куя. Бу көннәргә кадәр салкын һава торышы күзәтелүгә карамастан, җиләк җыючылар да шактый күп. Районыбыз базарының ишегалдының кура, каен һәм караҗиләк исе белән аңкып торуы моңа дәлил. Олы яшьтәге апалар, яшь кызлар, хәтта әби-бабайлар да район халкын җиләк-җимеш белән туендырырга...

Җәй айлары җитү белән район халкы баш күтәрми басу-бакчаларда хезмәт куя. Бу көннәргә кадәр салкын һава торышы күзәтелүгә карамастан, җиләк җыючылар да шактый күп. Районыбыз базарының ишегалдының кура, каен һәм караҗиләк исе белән аңкып торуы моңа дәлил.

Олы яшьтәге апалар, яшь кызлар, хәтта әби-бабайлар да район халкын җиләк-җимеш белән туендырырга омтыла.

Бәяләр исә түбәндәгечә: 5 литр виктория - 500, 1 литр каен җиләге - 400, караҗиләкнең 1 литры - 300, чистартылган 5 литр җир җиләге - 800 сум.

Бер карашка бәяләр саны зур тоелса да, район халкын акча мәсъәләсе генә татлы ризык татудан тыймый. Иртәнге сәгать 8дән сату итүчеләр төшке аш вакытында буш чиләкләр белән янәдән басу-бакчаларга юл тоталар.

Файдалы үләннәр белән сату итүчеләр дә бар. Мисал өчен 3 бәйләм мәтрүшкә (зәңгәре дә, сарысы да) - 50 сум.

Сөт ризыкларына килгәндә, 3 литрлы сөт - 100, 1 кг. эремчек - 70, корт - 140, ярты литр каймак халыкка 150 сумнан тәкъдим ителә.

Кием-салым сатучыларның да эшчәнлеге туктап тормый. Җәй айларының тәэсиредер, мөгаен, яшьләр дә, олы яшьтәге халык та матур булырга омтыла. Шул сәбәпле, кием-салым белән сату итүчеләр эшсез тормый.

Кыскасы, районыбыз базары иртәдән алып кичкә кадәр үз табасында кыза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk