1 июль 2014 яңалыклары
-
Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин Олыязда яшәүче Нәзифә апаны 95 яшьлеге белән котлады (+фото)
Олыяз авылында яшәүче Мәхмүтова Нәзифә Шакир кызына бүген 95 яшь тулды. Юбилярны район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин тәбрикләп, аңа Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук "Урал" хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов һәм авыл җирлеге башлыгы Рамил Мәликов та юбилярга үзләренең котлау сүзләрен ирештерделәр. Нәзифә апа...
-
“Тылсым”да Сабантуй узды
"Тылсым" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен Сабантуй уздырылды. Бәйрәм спорт ярышлары, милли уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Уеннарда катнашып җиңү яулаганнарга бүләкләр бирелде. Бу хакта Валентина Борисова хәбәр итте. фото: http://blog.goethe.de/staedteblog/index.php?archives/203-Russian.html&serendipity[lang_selected]=ru
-
Кукмара базарында җиләк исе килә (+фото)
Җәй айлары җитү белән район халкы баш күтәрми басу-бакчаларда хезмәт куя. Бу көннәргә кадәр салкын һава торышы күзәтелүгә карамастан, җиләк җыючылар да шактый күп. Районыбыз базарының ишегалдының кура, каен һәм караҗиләк исе белән аңкып торуы моңа дәлил. Олы яшьтәге апалар, яшь кызлар, хәтта әби-бабайлар да район халкын җиләк-җимеш белән туендырырга...
-
Ядегәр башкарма комитеты сәркатибе медаль белән бүләкләнде
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, җирле үзидарәне булдыруга һәм аның органнары эшчәнлеген камилләштерүгә лаеклы өлеш кертүе өчен районыбызның Ядегәр авылы башкарма комитеты секретаре Мөбарәкшина Гөлнур Гафур кызы "Татарстан Республикасында җирле үзидарәнең үстерүдәге казанышлар өчен" медале белән бүләкләнде.
-
"Хезмәт даны" газетасы бу яртыеллыкта 8 меңнән артык гаиләгә киләчәк
2014 елның икенче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылу төгәлләнде. "Хезмәт даны" газетасы бу яртыеллыкта да 8 меңнән артык гаиләгә килеп торачак. Газетабыздан аерылмаган, анда күтәрелгән темаларга битараф калмаган әбүнәчеләребезгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез, киләчәктә дә бергә булырбыз, газетаның эчтәлеген һәм сыйфатын яхшыртуда сезнең ярдәмегезгә таянырбыз дип ышанабыз. Редакция коллективы подписканы оештыруда булышлык...
-
Кукмаралылар Свердловск өлкәсендә узган Сабантуйда катнашып кайтты (+фото)
Чит төбәкләрдә сабантуйлар үткәрүгә районыбыз ел саен зур өлеш кертә. Быел район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге делегация Свердловск өлкәсенең Полевской шәһәрендә үткәрелгән Сабантуйда катнашты. Бәйрәмдә "Туган якны өйрәнү" музее, металл савыт-сабалар заводы, тегү фабрикасы, киез итек-киез комбинаты, Лубян урман-техник көллияте хезмәткәрләре үзләрендә җитештерелгән продукцияләр урын алган күргәзмә тәкъдим иттеләр. Аш-су...