Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара 4нче мәктәбенә балалар белән очрашуга Алмаз Хәмзин килде

Әкият китаплары сабыйларны айларга, йолдызларга алып менә, Шүрәлеләр, Алып батырлар белән очраштыра. Бала үсә төшкән саен анда китапка, матур әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү аеруча мөһим бурычларның берсе. Алдынгы мәгълүмати технологияләр эчендә "кайнап" үскән замана балалары интернет челтәрен үзләренең биш бармаклары сыман белә, китап укуны да күбесенчә "VK", "Mail.ru", "Facebook", "Twitter" сайтлары...

Әкият китаплары сабыйларны айларга, йолдызларга алып менә, Шүрәлеләр, Алып батырлар белән очраштыра. Бала үсә төшкән саен анда китапка, матур әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү аеруча мөһим бурычларның берсе.

Алдынгы мәгълүмати технологияләр эчендә "кайнап" үскән замана балалары интернет челтәрен үзләренең биш бармаклары сыман белә, китап укуны да күбесенчә "VK", "Mail.ru", "Facebook", "Twitter" сайтлары алыштыра. Салкын канлы, күзеннән нур качкан балаларның саны елдан-ел арту мөгаллимнәрдә аеруча борчу тудыра. Психологлар раславынча, кеше электрон мәгълүматларга караганда, басмачаны яхшырак кабул итә, китап укыганда аерым хис-кичерешләр туа икән. Шуның өчен дә без мәктәпләрдә китап укырга яратучы, әдәби әсәрләрне укып анализлый белүче, геройларның сөенеч һәм кайгы-хәсрәтләрен үз йөрәге аша уздырып, тасвирлап бирә алган балалар тәрбияләүне үзебезнең төп максат итеп куябыз.

Балаларның китап укуга кызыксынуларын арттыру өчен төрле юллар эзлибез. Китапханәләргә экскурсия, китап укучылар конференциясе уңай нәтиҗәләр бирә. Язучылар белән очрашулар уздыру да мәктәпнең матур традициясенә әверелде. Мин ишетәм - мин онытам, мин күрәм - мин истә калдырам, мин эшлим - мин үзләштерәм, дигән Кытай әйтемендәгечә, әдипләрнең үзләре белән якыннанрак танышу - бала күңеленә күпер салу өчен яхшы алым. Республикабызның танылган шәхесләре Әлфәт Закирҗанов, Ркаил Зәйдулла, Алмаз Хәмзин белән булган очрашу да бик күңелле узды. Укучылар үзләренең күңелләрендә туган сорауларны биреп, әдәбият-сәнгать дөньясын гизделәр. Әдипләр һәм укучылар арасындагы киртә бик тиз юкка чыкты. Артист Алмаз Хәмзинне укучылар аеруча үз иттеләр. Аның гадәти вакыйгаларны да шигырь юлларына салуы, үзе язган җырларны башкаруы очрашуны бәйрәмгә әйләндерде. Ә халык җырын зал буйлап йөреп җырлавы аңа карата булган соклануны тагын да арттырды. Укучылар Алмаз абыйга кушылып җырлый башлаганнарын сизми дә калдылар.

Әдәбият-сәнгать әһелләре балалар белән үзләрен бик гади тоттылар, шуңа күрә әңгәмә дә дусларча, җылы булды. Кечкенә артистларыбыз Муса Гаянов, Ильяс Шәрипов, Искәндәр Фәсхиев, Илнар Мәгъсүмов зур сәхнәгә аяк басу серләре белән таныштылар, алга таба да элемтәдә торырга сүз куештылар.

Әдипләребез, артистлар укучылар белән ешрак очрашсалар, саф, пакь күңелле балалар тәрбияләнер, зәвыклы тамашачы үсәр иде.

Раушания ВӘЛИУЛЛИНА, Кукмара 4нче урта мәктәбе укытучысы

фото: http://www.tatshop.ru/component/option,com_virtuemart/page,shop.view_images/product_id,310/category_id,126/image_id,221/Itemid,26/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk